САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Кояшкай”лылар инглизчә дә яхшы белә

“Хәзерге балалар башка төрле”, - дип сөйләргә яратабыз.

Чыннан да, балалар бакчасында йөргәндә үк, татарчасын да, русчасын да яхшы беләләр алар. Элек бала-чага олылар сөйләшкәнне аңламасын өчен, русча аралашу бар иде, хәзер андый ысул куллану файдасыз. Югары технологияләр шул дәрәҗәдә көчле ки, хәзер балалар бакчаларында нәниләрне хәтта инглизчә сөйләшергә дә өйрәтәләр. Бүген матбугат үзәге яныннан узып баручы “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кечкенәләре белән күрештек. Шулчаклы хәрәкәтчән, кызыксынучан, тапкырлар үзләре. Газета укып та, русча сөйләп тә, инглизчә санап та күрсәттеләр. “Әбигә күчтәнәчкә”, дип, газета алырга да онытмадылар алар.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев