“Кояшкай” кечкенәләре редакциягә кунакка килделәр 
Җәмгыять

“Кояшкай” кечкенәләре редакциягә кунакка килделәр 

Бүген район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Эльмира һәм кече тәрбияче Рәсилә апалары белән Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә экскурсиягә килделәр.

 Алар биредәге хезмәткәрләрнең эш бүлмәләрендә булдылар, газетаның эшләнеше белән таныштылар. Балалар буш кул белән килмәгәннәр – бүләккә бик матур җыр һәм бию алып килгәннәр. Үз чиратларында газета чыгаручы апалары аларга газетаның иң кызыклы басмаларын бүләк иттеләр. Соңыннан, әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр.


Нет комментариев