"Кояшкай" балалары гаиләләрен бик яраталар
...
“Кояшкай” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, матур чара үткәрделәр.
- “Гаилә- ул җылы учак,
Гаилә – ул бер йолдыз,
Гаилә – бәхет ачкычы,
Гаилә – ул нигезле йорт.
Гаилә бәхете – балада, бала бәхете – әти-әниле булуда”, - диделәр балалар. Әти-әниләренә бүләккә матур открытка да ясаганнар алар. Тәрбиячеләре Эльмира Сабитова белән Гөлшат Насыйбулина аларга әти-әниләрен хөрмәт итәргә, яратырга кирәген тагын бер кат аңлаттылар.
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев