Бүген Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасында "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык" көнен билгеләп уттеләр.
Баланы мәрхәмәтле,инсафлы,шәфкатьле,акыллы итеп тәрбияләү бала дөньяга аваз салгач та иң беренче көннәрдән үк гаиләдә башлана. Безнең балалар бакчасында балаларның иң яраткан әти-әниләре, гаиләләре турындагы стендлар яңартылып тора, һәр бала үз гаиләсен, әти-әнисен күрә һәм аңарда горурлык хисләре тәрбияләнә.
Шушы уңайдан тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, уеннар уйнадылар, эшчәнлек күрсәттеләр. Балалар гаиләләре турында сөйләделәр, әти-әниләренә күчтәнәчләр дә ясап куйдылар.
Нет комментариев