САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кояш энергиясе сарманлыларга да хезмәт итә ала

Бүген – Халыкара Кояш көне. Аңа 1994 елда Халыкара кояш энергиясе җәмгыятенең Европа бүлекчәсе тәкъдиме белән нигез салына.

Җирдә тормыш кояшка бәйле. Ул җиргә кирәкле яктылык һәм җылылык бирә. Халыкара Кояш көне яңартыла торган энергия чыганаклары – кояш яктылыгын файдалану мөмкинлекләренә игътибарны юнәлтү максатыннан билгеләп үтелә. Шулай итеп, аның төп максаты – кешеләргә кояш энергиясенең кирәклеген аңлату.

Кояш турында кызыклы фактлар:
Җиргә кояш нурланышының 2/1 миллиардынчы өлеше генә килеп җитә. Ләкин бу микроскопик аз өлеш тә җирдә уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен җитә. Кояш Галактика үзәге тирәли секундына 220-240 километр тизлек белән әйләнә. Кояш ак төстәге газсыман матдәдән тора. Атмосфера таралышы эффекты нәтиҗәсендә ул җирдән сары яки сары-кызыл булып күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев