САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кормаш авылы халкы аеруча тырыш, дип мактады Наилә Хуҗина

Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә дә халык район, җирлек җитәкчелеге белән очрашты, узган ел башкарылган эшләрне тагын бер тапкыр уртага салып сөйләште.

Иң элек җирлек башлыгы Наилә Хуҗина авыллардагы үзгәрешләр, тормышка ашырылган программалар, эшләр хакында сөйләде. Ул да, Карашай Саклау җирлеге башлыгы кебек, җирлек тормышын матбугат чараларында яктыртудагы активлык өчен, район газетасы редакциясе коллективына рәхмәт белдерде. Аннан сүз «Нөркәй» агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыевка бирелде. Ул узган ел авыл хуҗалыгында булган уңышлар белән таныштырды.

Криминоген хәл торышы турында участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов чыгыш ясады, халыкны уяу булырга чакырды. Янгынга каршы көрәш һәм профилактик чараларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов тукталды.

Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, җирлек депутаты буларак, авыллар тормышы белән якыннан таныш. Һәрдаим ярдәме өчен, җирлек башлыгы аңа Рәхмәт хаты да тапшырды. 2023 елда районда башкарылган эшләр, дәүләт программалары хакында чыгыш ясап, Гүзәл Рифкатовна махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм, игелекле эшләрдә катнашкан авыл халкына үзе дә рәхмәт әйтте.

Соңыннан җирлекнең активларына Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев