Конкурс дәвам итә
Конкурслар һәм акцияләр

Конкурс дәвам итә

Безнең "Онытылмаслык мизгел" конкурсыбыз дәвам итә. Түбәндәге рәсемнәрне район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Раушания Ихсанова һәм Раушания Сәхбиева җибәрде. - Һәр кеше йөрәгендә истәлекле мизгелләр, көтеп алган матур бәйрәмнәр хатирәсе саклана торгандыр. Безнең дә шундый шатлыклы һәм истәлекле көнебез бар, ул - Халыкара балаларны яклау көн. Бу...

Безнең "Онытылмаслык мизгел" конкурсыбыз дәвам итә. Түбәндәге рәсемнәрне район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Раушания Ихсанова һәм Раушания Сәхбиева җибәрде.

- Һәр кеше йөрәгендә истәлекле мизгелләр, көтеп алган матур бәйрәмнәр хатирәсе саклана торгандыр. Безнең дә шундый шатлыклы һәм истәлекле көнебез бар, ул - Халыкара балаларны яклау көн. Бу көнне дөньяның барлык почмакларында кызлар-малайлар өчен бәйрәм чаралары, концертлар, төрле бәйгеләр оештырыла. Безнең бакчада үткәрелгән бәйрәмдә дә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: табышмаклар чиштеләр, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр, фотоларга төштеләр һәм дә бу мизгелне балалар акбур белән асфальтка рәсемләделәр. Бу көн Рамазан өчен дә икеләтә истәлекле булды - аңа 4 яшь тулды. Клоун белән Мальвина аңа искиткеч бәйрәм ясадылар, - диләр алар.


Нет комментариев