САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комиссия йомгак ясады

Узган атнада районда терроризмга һәм экстремизмга каршы эшчәнлекнең торышын тикшергән комиссия эшләде. 9 нчы августта район Советында аның йомгаклау утырышы уздырылды. Составында РФ Федераль куркынычсызлык, иммиграция хезмәтләренең ТР буенча идарәләре, ТР Куркынычсызлык советы, төрле министрлыклар һәм агентлыклар вәкилләре булган эшче группаны ТР Куркынычсызлык советы секретареның баш киңәшчесе Михаил Блинов җитәкләде....

Узган атнада районда терроризмга һәм экстремизмга каршы эшчәнлекнең торышын тикшергән комиссия эшләде. 9 нчы августта район Советында аның йомгаклау утырышы уздырылды.
Составында РФ Федераль куркынычсызлык, иммиграция хезмәтләренең ТР буенча идарәләре, ТР Куркынычсызлык советы, төрле министрлыклар һәм агентлыклар вәкилләре булган эшче группаны ТР Куркынычсызлык советы секретареның баш киңәшчесе Михаил Блинов җитәкләде. Тикшерүләр вакытында комиссия членнары район активы белән очрашты, сәүдә предприятиеләрендә, террор һәм экстремизм куркынычы ихтималы булган урыннарда булдылар.
Оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган киңәшмәдә, нигездә, комиссия рәисе чыгышы тыңланды. «Әлеге мәсьәләнең актуальлеген кабатлап тору кирәкми дә, безгә сүздән эшкә күчәр вакыт, - дип башлады М.Блинов үзенең чыгышын. - Террор һәм экстремизмны бөтен гражданлык җәмгыяте бердәм көрәшкәндә генә җиңеп була. Районда хәл тотрыклы, аны какшатырга тырышу очраклары ачыкланмады. Шулай да профилактика эшен көчәйтү артык булмас». Михаил Витальевич алга таба чыгышында комиссия уздырган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәр кертте. Аерым алганда, районга Урта Азия республикаларыннан күчеп кайтучыларга карата игътибарны арттыру, авыл җирлекләре башлыкларына методик ярдәм оештыру, террор һәм экстремизмга каршы эшчәнлекне тагын да адреслырак һәм максатчанрак итү буенча фикерләрен җиткерде. Профилактика программасын тормышка ашыруда әйдәүче көч булырдай мәгълүмат-пропаганда группасы, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлардай оешма булдыру кирәклеген дә әйтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова алып барды. Ул комиссиянең терроризм һәм экстремизмга каршы эшчәнлек буенча әйткән фикер-тәкъдимнәре белән килешүен әйтте, алга таба бу юнәлештә эшнең көчәйтеләчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев