САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көллияттә – көзге бал

Ак каенның яфракларын Җылы төсләргә манып, Соры күккә рәсем ясый Көзге җил, давылланып. Әнә шулай илһамланып, шагыйрьләребез елның шушы фасылы турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Чыннан да, көз безне үзенең матурлыгы, муллыгы, байлыгы белән куандыра. Менә шул көз айларында без яңа уку елын Сарман аграр көллиятендә бик күп төрле чаралар, бәйрәмнәр,...

Ак каенның
яфракларын
Җылы төсләргә манып,
Соры күккә рәсем ясый
Көзге җил, давылланып.
Әнә шулай илһамланып, шагыйрьләребез елның шушы фасылы турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Чыннан да, көз безне үзенең матурлыгы, муллыгы, байлыгы белән куандыра. Менә шул көз айларында без яңа уку елын Сарман аграр көллиятендә бик күп төрле чаралар, бәйрәмнәр, бәйгеләр белән башлап җибәрәбез. Ни генә әйтсәң дә, көз айлары - бәйрәмнәр бәйләме: Белем, Өлкәннәр, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Укытучылар көннәре, Беренче курс укучылары белән танышу кичәсе һ.б. Ә без табигатьнең шушы фасылга хас илаһи матурлыгын укучыларыбызның күңеленә күчерү, аларның тормышка карашларын, бер-берсе белән дуслыкларын ныгыту, яшеренеп яткан сәләтләрен ачу максатыннан Көзге бал үткәрәбез. Ул бу уку елында да бик күңелле итеп уздырылды. Көзге балда барлыгы 14 төркем катнашты. Аларның үз-үзләре белән таныштырулары, актерлык осталыклары, костюмнары, "Универсиада - 2013" кунакларын каршыларга дип әзерләнгән үзенчәлекле номерлары, телеңне йотарлык салатлар, уеннар барчабызны сокландырды. Бәйрәмгә чын күңелләрен биреп әзерләнгән, анда чыгыш ясаган, катнашкан укучыларны күреп, күңел сөенде. Яшьләребезнең сәләтле, энергияле, позитив булуларына тагын бер кат инандык. Аларга бары тик көллият коллективындагы кебек бөтен күңелләрен биреп эшләүче остазлар, укытучылар сыман юл күрсәтүчеләр генә кирәк. Аз гына очкын бирсәң дә, дөрләп кабыналар яшьләребез. Тамаша кылучылар, жюри әһелләре, кунаклар белән бу кичәнең узганын сизми дә калдык. Үзебезнең районда бердәнбер һөнәри белем бирүче уку йортында шушындый укучылар, яшьләр булуга тагын бер кат сөендек.
Алда безне кышкы, язгы бәйрәмнәр һәм башка чаралар көтә. Аларның барчасының үзәгендә - бездә белем алучы егет һәм кызларыбыз. Ә шулай да иң мөһиме уку икәнен без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Укучыларыбызга бары тик уңышлар, җәмгыятьтә үз урыннарын табуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев