САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Әкият иленнән килә ул

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Бу чын әкияттәгечә иде: әйләнә-тирә тылсымның үзе белән күмелгән кебек. Кешеләр барысы да шат, бер-берсенә елмаеп, мөлаем караш ташлап, ягымлы сүзләр генә сөйләшәләр. Безнең бистәдә дә бөтен кешенең кәефе күтәренке, чөнки Яңа ел бәйрәменә санаулы гына минутлар калган икән. Ләкин Кыш бабайның әле...

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Бу чын әкияттәгечә иде: әйләнә-тирә тылсымның үзе белән күмелгән кебек. Кешеләр барысы да шат, бер-берсенә елмаеп, мөлаем караш ташлап, ягымлы сүзләр генә сөйләшәләр. Безнең бистәдә дә бөтен кешенең кәефе күтәренке, чөнки Яңа ел бәйрәменә санаулы гына минутлар калган икән. Ләкин Кыш бабайның әле дә килмәве генә борчуга салган. Ә аның сәбәбе түбәндә икән. Бөек Устюг шәһәренә кара кайгы килгән. Кыш бабайның боланнары бер дә сүзне тыңламыйлар, хәтта урыннан да кузгалмыйлар. Сәбәбе нәрсә икән соң? Ә-ә.. сәбәбе шул - боланкайларның тылсымлы ризыклары беткән икән. Кыш бабакай бик борчыла, кәефе төшә, чөнки аны ничәмә-ничә шәһәр-авылларда көтәләр бит. Шулай да бабакай югалып калмый. Ул телефоннан Кар кызына шалтырата һәм тиз арада тылсымлы ризыкларны алып кайтуын сорый. Кар кызы бабасының сүзен тыңлый. Боланкайларның тамакларын тылсымлы ризык белән туйдыргач, озын юлга чыгып китәләр. Менә бабай безнең шәһәргә дә килеп җитә. Безнең бистәдә зур чыршыны һәм аның тирәсендә шаярышып, күңел ачкан балаларны күргәч, Кыш бабай бик сөенә. Монда яшәүче кешеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр таратканнан соң, ул башка шәһәргә юл тота.
Әлеге татлы төштән бер дә уянасым килмәгән иде. Ләкин будильникның "кычкыруы" уятты да мәктәпкә барасын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев