Аграр көллияттә укучы Ильяс Мәхмүтов, чыннан да, татар “энерджайзеры” Мөнир Рәхмаевтан бер дә калышмый.
Сәхнәдә үзен нәкъ шуныңча иркен тота, хәрәкәтләре дә аныкына охшаган. Монда, мөгаен, җырчы белән студент егетнең туганлык җепләре булуы тәэсир итәдер. Ильяс, чыннан да, Мөнир Рәхмаевның туганы. Кем белә, бәлки, киләчәктә абыйсын да уздырыр?
Нет комментариев