САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кечкенә Самат Зур Нөркәйдә яшәүче әбисенең бакчасында көнбагышлар үстергән

– Яз көне оныгым – 5 яшьлек Саматка көнбагыш чистартып, ашатып утырам. Аның хәзер иң кызыксына торган чагы.

«Әби, ә бу савытка каян алып салалар көнбагышны?» – дип сорады ул. Мин аңа көнбагышның кайдан килеп чыкканын аңлаттым. Самат миңа аны утыртырга тәкъдим итте. Казахстанга эш белән баргач, энекәшем ике төрле көнбагыш алып кайткан булган – эре, ак сызыклы. Ул аны бер уч бирде, шуны без Самат белән утырттык та, оныгым Чаллыга кайтып китте. Мин су сибеп торам инде боларга, тишелеп чыккач, видеога төшереп жибәрдем. «Ә ник шулай бәләкәй?» – диде ул. «Үсә әле алар, синнән дә олы булырлар», – дип җавап кайтардым мин. Менә күрегез, бүген шундый булып үстеләр Саматымның көнбагышлары. Бакчага кергән бер кешегә зур горурлык белән «Аларны мин утырттым», – ди улым, – дип язып җибәрде Зур Нөркәй авылыннан Дания Хәйруллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев