Салкын карлы кышта кошларга җим кую бик мөһим.
"Сандугач" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар күптән үз бакчаларында җимлекләр элделәр, нәни дусларыбызның килеп сыйлануларын сөенеп күзәтәләр алар.
Радель Шәмсетдинов әтисе Руслан, әнисе Рәзилә белән җимлекне "Старт" чаңгы үзәгендә урнаштырды. Алар барыбызны да чаңгы шуарга, трасса янында урнаштырылган җимлекне төрле ризыклар белән тулыландырып торырга чакыралар.
Әйдәгез, кошларны бергәләп сыйлыйк, дуслар!
Нет комментариев