САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы ризыкны нәрсә белән ашарга?

Өйдә нәрсә уңайлы, шуны тотып ашыйбыз. Ресторанда бераз гына баш катып ала инде. Кайсы ризыкны нәрсә белән ашарга?

Әйтик, барыбыз да яраткан пиццаны. Аны пычак һәм чәнечке белән дә, кулга тотып кына да ашарга ярый икән. Тик кул белән ашаганда, эчлеге төшмәсен өчен, җайлап тотыгыз.  

Тавыкны кулга тотып аучылар гына ашый икән. Анда да кыргый кошларны гына. Шуңа да тавыкны пычак һәм чәнечке белән ашарга тырышыгыз.

Суши һәм роллыны таякчык белән ашарга. Җайсыз булса, чәнечке белән пычак сорый аласыз. Япон ризыклары белән бергә, гадәттә, соя соусы, васаби һәм маринадланган имбир бирәләр. Кайберәүләр васабины соя соусы белән куша. Тик алай эшләргә кирәкми. Суши белән роллның тәмләткечләре болай да бар, аларга васаби кушылган була инде. Имбирны сушидан соң ашау дөрес, ул тәм рецепторларын чистарта.

Бактың исә компотны кечкенә кашыктан эчәләр икән. Компаоттагы җиләк-җимешне дә шул кашык белән алып ашыйсың. Төшләрен аерым тәлинкәгә салып барыгыз.  

Шулпаны касәдә бирсәләр, шуннан гына эчәсең. Тәлинкәдә булса, кашык белән ашыйсың.

Алманы ашаганда тавыш чыкмасын өчен, пычак һәм чәнечке белән ашарга кирәк. Аны дүрт өлешкә бүлеп, чәнечке белән тоткан хәлдә, төшләрен аласың, кабыгын чистартасың һәм кечкенә өлешләргә бүләсең. Аннары аларны чәнечке белән ашыйсың.  

Пилмәнне чәнечке белән ашарга кирәк. Зур булсалар, чәнечке белән бүләсең, пычак кулланырга кирәкми.
Кәтлит ашаганда да пычак куллану дөрес түгел икән.

Балыкны да пычаксыз ашыйлар. Әмма балык тыгыз булса, пычак та кулланырга була.

Фото: https://pixabay.com

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kaysy-rizykny-nrs-beln-asharga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев