Кайсы мәктәптә көчле көрәшчеләр тәрбияләнә?
Спорт

Кайсы мәктәптә көчле көрәшчеләр тәрбияләнә?

21 февраль көнне мәктәп укучылары арасында район беренчелегенә көрәш буенча ярышлар оештырылды. Ул Ләшәү Тамак мәктәбенең спорт залында үткәрелде.

Ярышта барлыгы 8 команда, 81 көрәшче катнашты. Уенчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин сәламләделәр. Нәтиҗәдә аграр көллият җыелма командасы беренче булды. Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары – икенче, Петровка Завод мәктәбе командасы өченче булды. Уеннарны оештыруда 1 категорияле физик тәрбия укытучысы Нәркиз Мөхәммәтов күп көч куйды. 
Шәхси беренчелеккә килгәндә. 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: 
1 урын – Ревал Гарифуллин (Ләшәү Тамак) 
2 урын – Нәзил Мөхәммәтов (Иске Кәшер) 
3 урын – Нурзил Мөхәммәтов (Иске Кәшер) 
30 килограмм: 
1 урын – Альмир Бадиков (Петровка Завод) 
2 урын – Артур Зарипов (Сарман урта мәктәбе) 
3 урын – Алмаз Гайфуллин (Сарман урта мәктәбе) 
35 килограмм: 
1 урын – Мөхәммәд Сабиров (Иске Кәшер) 
2 урын – Солтангәрәев (Сарман урта мәктәбе) 
3 урын – Сәлимгәрәев (Петровка Завод) 
45 килограмм: 
1 урын – Фидаил Бәдертдинов (Ләшәү Тамак) 
2 урын – Риназ Вәлиев (аграр көллият) 
3 урын – Аяз Ибәтуллин (Ләшәү Тамак) 
50 килограмм: 
1 урын – Ильвир Сәхәпов (Ләшәү Тамак) 
2 урын – Камил Паизов (Ләшәү Тамак) 
3 урын – Айнур Сибгатов (Ләшәү Тамак) 
55 килограмм: 
1 урын – Ирек Миңнехуҗин (аграр көллият) 
2 урын – Валентин Нигъмәтуллин (Иске Кәшер) 
3 урын – Андрей Бикбабов (аграр көллият) 
60 килограмм: 
1 урын – Рамис Ризатдинов (Петровка Завод) 
2 урын – Наил Борһанов (Ләшәү Тамак) 
3 урын – Радим Гыйздәтуллин (аграр көллият) 
65 килограмм: 
1 урын – Айнур Харисов (аграр көллият) 
2 урын – Инсаф Зиятдинов (аграр көллият) 
3 урын – Марсель Юнысов (Ләшәү Тамак) 
70 килограмм: 
1 урын – Айнур Сәхәбиев (Зур Нәркәй) 
2 урын – Ранис Ризатдинов (аграр көллият) 
3 урын – Эданиэль Гарипов (Мортыштамак) 
70 килограммнан югары: 
1 урын – Данил Джунусов (Иске Кәшер) 
2 урын – Айнур Михайлов (аграр көллият) 
3 урын – Роман Сафин (Петровка Завод)

Альбина Сабирова язмасы.


Нет комментариев