САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кайсы җирлектә өстәл теннисын оста уйныйлар

.

Бүген авыл җирлекләре арасында узучы Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Анда ике ир-ат, бер хатын-кыздан торган барлыгы 14 команда катнашты. Уеннар Сарман гимназиясе спорт залында оештырылды. Нәтиҗәдә Мортыштамак авыл җирлеге җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урынга - Иске Кәшер, өченчегә Карашай Саклау җирлекләре уенчылары чыктылар. Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин бүләкләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев