Кәүҗияк авылында Победа исемле апа яши. Ул илебезгә Бөек Җиңү килгәннән соң туган. Әти-әнисенең кызга шундый исем кушуы, бәлки, шуның белән дә бәйледер. Үзенең бу хакта бер дә уйланганы булмаган.
Әтиләре Әхәт, дәһшәтле сугыш елларын үтеп, фронт юлларын кичеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан, аннан гаилә корган. Зур көч һәм тырышлык, уяулык, күпсанлы югалтулар бәрабәренә яуланган җиңү хисен мәңгеләштерептерме, беренче булып туган кызына исемнең дә аһәңлесен – Победа дип куштырган. Бәлки, кызының да тормышта бары җиңүләр генә яулап яшәвен теләгәндер әти кеше. Кыз, чыннан да, гаиләдәге башка балаларга авырлыкларны сабырлык белән җиңү үрнәге булып гомер итә.
– Миңа үземнең исемем никтер ошамады инде. Әмма бервакытта да мин аны үзгәртү турында уйланганым булмады, – ди Победа апа.

Ул гомере буе терлекчелектә хезмәт куя. Урта мәктәпне тәмамлауга, эшкә чыга. Башта сарыкчылыкта эшли, аннан фермада сыерлар сава. Лаеклы ялга чыккач, озак эшләми, туктый. Кул белән егермегә якын сөтлебикә сауган елларын искә төшерсә, күңелендә хисләр ташкыны уйный. Ни дисәң дә, җиңел булмаган бит хезмәтләре. Автоматлаштыруга күчкәч тә, төркемендә иллеләп сыер тәрбияли ул. Эшен җиренә җиткереп, яратып башкара. Кул хезмәте таләп иткән заманнар авырлыклары белән дә сыный. Резин итекләр киеп, суыкта да, су эчендә дә, ләм ерып йөргән вакытлары сәламәтлегендә тирән эз калдыралар. Ике операция кичерә Победа апа, аяклары авыртуы да юктан түгел. Ул йөрәк өянәгеннән дә саулыгын какшата. Тик бервакытта да зарланмый, сыкранмый, уфтанмый.
Тормыш иптәше Әсгать абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга төпле белем алырга ярдәм итәләр. Гаилә башлыгын райондашлар элекке елларда Сабантуйларда оста юртак буларак хәтерлиләрдер әле. Ел да чабышларда алдынгылыкны бирми ул, күпсанлы бүләкләргә ия була. Бизәлгән атлар авыл күрке булган заманнарны хәзер сагынып сөйләргә генә калды шул, дип искә алалар.

Тормыш Победа апаны югалтулар белән дә сыный. Ирен, бер кызын, бертуганнарын җирли ул. Иң өстенә килгән кайгыларны сабырлык белән үткәрә. Әтисе Әхәт абый белән әнисе Тәгъзимә апаны, тәрбияләп, соңгы юлга озата.
– Иң мөһиме: еллар тыныч, ил-көннәребез имин булсын. Бала кайгылары күрергә язмасын, онык-оныкчыкларның бары куанычлы хәбәрләрен генә ишетеп яшик. Без күрәсен башкалар күрмәс, сындырырлык сынау бирмәсен Аллаһ, – дип тели Җиңү исемле апа.
Победа апаның исеме җисеменә туры киләме соң? Әлбәттә, килә, дияр идем. Ул – үз гомерендәге авырлыкларны, сынауларны җиңеп чыккан ханым. Ул яшәгән һәр көн – аның авыруларын җиңүе. Аның исеме – әти-әнисенең өмете, ә бүгенге көне – шул өметнең гәүдәләнеше. Онык-оныкчыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә бәхетле һәм сәламәт яшәсә иде.
Альбина Сабирова
Нет комментариев