Басма матбугатка язылу белән бәйле һәр чор тырышлыкны, үҗәтлекне, максатчанлыкны таләп итә. Тормышның агымы шулкадәр көчле ки, тиз темплар белән алга җилдерә ул. Төшеп калдыңмы, утрауда ялгызың адашу да ихтимал.
Ил-көн хәбәрләрен, яңалыкларын җиткереп баруда, әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур. Аларның бүгенге көндә төрле форматтагылары бар. Традицион саналган газета-журналлар бервакытта да модадан төшеп калмадылар, хәзер дә шулай. Ничек кенә булса да, кулга тотып укуга, карауга, үз күзләрең белән күрүгә җитми. Журналистлар җитештергән әзер продукцияне халыкка җиткерүдә хат ташучыларның роле гаять зур. Санаулы гына калып барсалар да, район почтальоннары белән уртак тел табып, хәбәрләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Аларның хезмәтен стимуллаштыру, алдынгы тәҗрибәне республикага күрсәтү максатларында, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте төрле чаралар оештыра. Узган атнада Казанда агымдагы елның 1 яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында үткәрелгән республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Шул рәвешле районнарның алдынгы почтальоннарын бүләкләделәр.
– Безне уртак эш берләштерә. Журналистлар һәм почтальоннар – алар бик якын дуслар. Вакытлы матбугатны бастырып та, аны таратучы булмаса, я, киресенчә, укучыларга җиткерергә продукция булмаса, эшебезнең нәтиҗәсе булмас иде. Халык сездән һәм бездән яхшы хәбәрәләр көтә. Без гадәти булмаган шартларда эшлибез һәм яшибез. Һәр яздыру чоры катлаулы. Шуңа да карамастан, без газета-журналларны соңгы укучыга кадәр чыгарачакбыз, зур ышаныч белән хезмәт куябыз. Аллаһка шөкер, язылучыларыбыз, укучыларыбыз аз түгел әле. Татарстан иң күп укучы регион санала. Без максатчан эшләвебезне дәвам итәбез, чөнки укучыларга кирәкбез әле. Тырышлыкның нәтиҗәсе киләчәктә дә уңай булыр. Барлык хат ташучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Газета-журналлар һәр йортка сөенеч-куаныч алып килә. Бердәм һәм бергә булыйк, – диде, җиңүчеләрне тәбрикләп, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Санаулы алдынгы хат ташучылар арасында безнең районның Кәүҗияк авылы почтальоны Фәйрүзә Газизуллина да булуы сөендерә. Без моның белән бик горурланабыз. Уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар, димәк.

– Хезмәт юлын сәүдә системасында – Кәүҗияк авылы кибетендә сатучы булып эшләп башладым. Анда 23 ел хезмәт куйдым. Шуннан почта бүлекчәсенә күчтем. Авылдашыбыз Ракыя апа Сәләхетдинова лаеклы ялга киткәч, аның эшен миңа тәкъдим иттеләр. Бүгенге көнгә әлеге өлкәдә дә 22,5 еллык хезмәт тәҗрибәм бар. Еш кына эшли башлаган чорларны искә алам. Элек авылда да халык саны күп булды. Йорт саен 7-8 төрле газета-журнал алдыралар, балалар да бик күп укыйлар иде. Хәзер, кызганыч, бикле капка-ишекләр күбәйде. Хәтерлим әле: бервакыт авылда 120 бала булды. Элек балалар үзләре атлыгып торалар иде укырга да, язылырга да. Дөрес, хәзер дә авылдашлар язылалар, кирәкми, дигән кеше юк, бигрәк тә ташламалы вакыттан файдаланалар. Илфак Нуриәхмәтов, Илгиз Ясәвиев, Вәзилә Әхмәтгәрәева, Ләззәт Фәйзрахманов гаиләләре 4-5 басмага язылалар. “Сарман” газетасын калдырмыйлар, әлбәттә. Язылганны таратуы – авыр түгел, безнең төп бурычыбыз бит ул. Хезмәтемнән зарланмыйм. Халык белән аңлашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, бер-беребезне көтеп алып эшлибез һәм яшибез, – диде Фәйрүзә Зөфәр кызы.
Моннан тыш почтальоннар пенсия тараталар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр, товар сату планын да үтәргә тырышалар. Көндәлек кирәк-ярак, көнкүреш товарлары белән тутырылган букчаны җиңеләйтергә ярдәм иткән авылдашларына бик рәхмәтле Фәйрүзә апа. Баштагы вакытларда, бәлки, халык аңлап та бетермәгән булгандыр. Чөнки элек-электән почтальоннарның төп вәкаләте газета-журналлар тарату иде бит. Хәзер генә заманасы үзгәрүне таләп итә.
– Безнең хезмәтне бәяләгән “ТАТМЕДИА” җәмгыяте җитәкчелегенә зур рәхмәтлемен. Казанны күрү, республиканың төрле районнарында хезмәт куйган үзем кебек почтальоннар белән күрешү, танышу, аралашу мөмкинлеге булды. Бик зурладылар, хөрмәтләделәр. Бүләкләү тантанасыннан сөенеп, бик күңелем булып кайтты, тагын да тырышып эшләү өчен стимул булды, – диде, хис-кичерешләре белән уртаклашып, районның алдынгы почтальоны.
Без барлык хат ташучыларга да хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм киләчәктә дә аңлашып эшләү булыр, дигән теләктә калабыз.
Альбина Сабирова
Нет комментариев