Каташ-Каран балалар бакчасы әниләре  ярышларда да сынатмый
Җәмгыять

Каташ-Каран балалар бакчасы әниләре ярышларда да сынатмый

7 нче март көнне Каташ-Каран балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды.

Бәйрәм ярыш тибында: төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үтте. Ярыш аралаш балалар башкаруында әниләр турында матур шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.  Әниләргә дә балалары белән уйнау, төрле сынаулар үтү бик ошады. Ә соңыннан инде балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
 


Нет комментариев