САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кар­тая ме­ни соң йө­рәк"

Рес­пуб­ли­ка­да үзеш­чән ве­те­ран баш­ка­ру­чы­лар­ның "Бал­кыш" ("Си­я­ни­е") фес­ти­ва­ле старт ал­ды. Аның кы­са­ла­рын­да ра­йон үзә­ген­дә зур ча­ра үт­те. 16 июнь­дә Дау­лы бо­лын үзе­нә ра­йон­ның һәм рес­пуб­ли­ка­ның көнь­як-көн­чы­гыш ра­йон­на­рын­нан кил­гән ве­те­ран­нар со­вет­ла­ры вә­кил­лә­рен җый­ды. Фес­ти­валь­нең баш­лан­гыч эта­бы бул­ган бу ча­ра­га ве­те­ран­нар (пен­си­о­нер­лар) оеш­ма­сы тө­зе­лү­гә 25 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган өл­кән­нәр Са­бан туе да ял­ган­ды....

Рес­пуб­ли­ка­да үзеш­чән ве­те­ран баш­ка­ру­чы­лар­ның "Бал­кыш" ("Си­я­ни­е") фес­ти­ва­ле старт ал­ды. Аның кы­са­ла­рын­да ра­йон үзә­ген­дә зур ча­ра үт­те. 16 июнь­дә Дау­лы бо­лын үзе­нә ра­йон­ның һәм рес­пуб­ли­ка­ның көнь­як-көн­чы­гыш ра­йон­на­рын­нан кил­гән ве­те­ран­нар со­вет­ла­ры вә­кил­лә­рен җый­ды. Фес­ти­валь­нең баш­лан­гыч эта­бы бул­ган бу ча­ра­га ве­те­ран­нар (пен­си­о­нер­лар) оеш­ма­сы тө­зе­лү­гә 25 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган өл­кән­нәр Са­бан туе да ял­ган­ды. Тан­та­на­ны му­ни­ци­паль ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры И.Сә­хи­по­ва ач­ты. Ул кил­гән ку­нак­лар­ны ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты эш­чән­ле­ге бе­лән та­ныш­тыр­ды. Ин­ди­ра Рә­и­сов­на, ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се Л.Фа­зул­лин ел дә­ва­мын­да ты­рыш хез­мәт куй­ган авыл ве­те­ран­нар оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре­нә, ве­те­ран­нар хә­рә­кә­те ак­ти­вист­ла­ры­на рәх­мәт­лә­рен бел­дер­де­ләр, ис­тә­лек бү­ләк­лә­ре тап­шыр­ды­лар. Өл­кән­нәр көн буе рә­хәт­лә­неп кү­ңел ач­ты, төр­ле бәй­ге­ләр­дә көч сы­наш­ты: алар кул кө­рәш­тер­де­ләр; эс­та­фе­та­да ярыш­ты­лар; су­лы чи­ләк­ләр кү­тә­реп тә, авыз­га йо­мыр­ка ка­бып, кап­чык ки­еп, аяк бәй­ләп тә йө­гер­де­ләр; чүл­мәк ват­ты­лар, кар­мак бе­лән ба­лы­гын да тот­ты­лар, та­як та тар­тыш­ты­лар. Кон­церт прог­рам­ма­сы да бай эч­тә­лек­ле иде. Ан­да төр­ле авыл­лар­дан кил­гән, мо­ңа ка­дәр олы сәх­нә­дә исем­нә­ре ише­тел­мә­гән өл­кән­нәр чы­гыш яса­ды. Һәр чы­гыш кү­ңел кыл­ла­рын тиб­рәт­те: "Дау­лы бо­лын" ха­лык­чан та­лант­лар­дан гөр­ләп тор­ды. Шу­лай ук Алек­санд­ров­ка, Ран­га­зар авыл­ла­ры­ның - ве­те­ран­нар, Җә­лил по­се­ло­гы­ның - "Род­ни­ки", "Ак кал­фак", Лә­ке­нең "И­га­нә" фольк­лор ан­сабль­лә­ре да бәй­рәм­гә ямь өс­тә­де. Бәй­рәм тан­та­на­сы да шул кол­лек­тив­лар­ның һәм гар­мун­чы­лар ан­самб­ле­нең чы­гыш­ла­ры бе­лән баш­ла­нып кит­те. Бу көн­не бәй­рәм­дә ка­тнаш­кан бар­лык өл­кән­нәр өчен "Җә­лил", "Сар­ман", "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­ла­ры­ның бу­лыш­лы­гы, шу­лай ук ра­йон ве­те­ран­нар со­ве­ты, "Сар­ман ко­о­пе­ра­то­ры" кул­ла­ну­чы­лар җәм­гы­я­те, "Шәф­кать" ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге яр­дә­ме бе­лән, төш­ке аш та оеш­ты­рыл­ды. Бәй­рәм­дә төр­ле ра­йон­нар­дан кил­гән вә­кил­ләр дә чы­гыш яса­ды. Алар ра­йон ве­те­ран­на­ры­ның бер­дәм­ле­ге­нә, ак­тив­лы­гы­на эч­кер­сез сок­ла­ну­ла­рын бел­дер­де­ләр, из­ге те­ләк­лә­рен юл­ла­ды­лар. Чын­нан да, җыр­лар­да җыр­лан­га­нча маң­гай­лар сыр­ла­нып, чәч­ләр­гә мул гы­на бәс­ләр сар­са да, йө­рәк ди­гә­нең кар­тай­мый, ул гел ал­га ом­ты­лу­чан икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев