САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кала артистларыннан ким түгел

Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йортында «Яңа еллар килә бәхет алып, Яңа еллар килә елмаеп» дип исемләнгән тамашада халык рәхәтләнеп ял итте. Тамашачылар бик күп - күрше-тирә авыллардан да, кунакка кайтучылар да килгәннәр иде. Бәйрәм Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламованың котлавы белән башланды. Тамаша җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды....

Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йортында «Яңа еллар килә бәхет алып, Яңа еллар килә елмаеп» дип исемләнгән тамашада халык рәхәтләнеп ял итте. Тамашачылар бик күп - күрше-тирә авыллардан да, кунакка кайтучылар да килгәннәр иде.
Бәйрәм Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламованың котлавы белән башланды. Тамаша җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Әкият геройлары да сәхнәдә берсен берсе алыштырып торды. Авылның үзешчәннәре кала артистларыннан кимен куймадылар: бишектәге бәбиләрдән алып, лаеклы ялдагы әбиләргә кадәр «сәхнә йолдызлары» булып балкыдылар. Кыш бабай, җен-пәриләрнең «чыннары» иде безнең авылда бу көнне. Өч сәгатьләп барган бал-маскарадның үткәне сизелми дә калды.
Ул мәдәният йортының матурлыгы, җылылыгы - рәхәтләнеп утырдык. Аңа газ ялгаткан, түбәсен яптырган җитәкчеләргә рәхмәт, хәзер клубыбыз бик җылы. Анда эшләүче Гөлназ белән Гүзәлия дә бик булганнар, берсеннән-берсе күңелле кичәләрне үткәреп кенә торалар. Иске Яңа елда лотерея уйнаттылар, «машина» отучылар да булды. Бәйрәмнәрдә безне күңелле ял иттергән өчен авыл яшьләренә, балаларга, клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Сәламәт булсыннар, шулай куандырып торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев