САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юка бозга чыккан өчен штрафлар күләме билгеле

Калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган бозга чыгу административ штрафка китерә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Белгеч су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексында каралганын искәртте. Гражданнар өчен штраф – 1,5–2, вазифаи затлар өчен – 5–7, юридик затлар өчен 50–70 мең сум тәшкил итә.

Җиһазландырылган боз кичү урыннарыннан тыш транспортның бозга чыгуы өчен аерым җәза каралган. Хокук бозучының статусына карап, штраф 3 меңнән 400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

ГТХМ республика халкын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм үз гомерләрен нигезсез куркыныч астына куймаска чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев