Курай элек-электән татар һәм башкорт халыкларының тынлы музыка уен коралы булып саналган. Төрле төрки халыкларда курайга охшаш уен кораллары бар: татарлар белән башкортларда ул “курай” дип аталса, алтай халкында – шоор, кыргызларда – чоор, казакларда – сыбызгы, төрекмәннәрдә – гаргы-төйдек, болгар халкында исә “кавал” дигән исем йөртә.
Элек курайны күбрәк камыштан ясаганнар, ләкин кыйммәтле металлдан ясатучылар да очраган. Хәзер исә агачтан ясау киң таралган, шулай ук пластик һәм алюмин трбалардан ясалганнарын да еш күрергә туры килә.
Бу тынлы музыка уен коралының күп төре бар: классик, көпшә, агач, ногай, бакыр, Казан (татар) курае. Татар курае сыбызгысыманнар төркеменә керә, шулай ук аны “сызгыра торган озынча флейта” дип тә атыйлар. Ул металл көпшәдән ясала, ә башкорт кураен кыр курасыннан яки камыштан ясый торган булганнар.
Балачак хатирәләремне яңартып, Иске Минзәләбаш авылына юл тоттым. Бу авылда, бабам кебек, курай, кубыз ясау остасы Вәлиев Мөнәвир Миргаяз улы яши.
Беренче карашка бик җитди тоелса да, бик мөлаем, ачык кеше ул, яхшы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Ул шундук үзенең иҗат бүлмәсенә чакырды. Ә анда нинди генә уен кораллары юк: гармун, тальян, кубыз, варган кубыз, тукмак-бәләк, трещотка, яңгыр таягы, башкорт, татар һәм төрле тональлектәге курайлар!

Мин 1957 елда Ләшәү Тамак авылында туганмын. Әткәй гади колхозчы иде, әнкәй гомере буе башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә киттем. Казахстан далаларында хезмәт иттем. Туган якларыма әйләнеп кайтканнан соң, Алабуга шәһәренең мәдәният-агарту училищесына укырга кердем. Аны тәмамлап, үзебезнең авыл мәдәният йортына эшкә кайттым. 5–6 ел эшләү дәверендә кино куйдым, төрле чаралар үткәргәндә, баянда уйнадым. Аннары инде Җәлил бистәсенең ярдәмче хуҗалыгында сугымчы вазыйфасын башкардым. Күп еллар бистәнең технологик-транспорт идарәсендә шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Бүгенге көндә төрледән-төрле уен кораллары ясау белән шөгыльләнәм. Гитарада уйнарга теләгем бар, ә гармунда уйнарга кечкенәдән өйрәндек без, — дип башлады сүзен Мөнәвир абый.
Аның берсеннән-берсе үзенчәлекле гармуннарының һәркайсының үзенең тарихы да барлыгы ачыкланды.

Үземне белә-белгәннән бирле күрше абыйның гармун уйнаганын хозурланып тыңлый идем. Кечкенә вакытта әткәй белән әнкәй безгә гармун алып кайтканнар иде. Кызыксынмаганбыз, ахрысы, анысын сатып җибәрделәр. Тагын гармуннар алып кайттылар, берничәсен абый белән сүтеп карадык. Без – малай-шалайга гармун эчендә нәрсәләр барлыгы бигрәк тә кызыклы иде: җентекләп тикшердек, кыскасы, урталай кистек без аны, - дип, серле генә елмаеп, сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Шул вакыттан уйнарга өйрәндем һәм шуннан бирле гармуннан аерылганым булмады. Беренче гармуннарым арасында үзем сатып алганы да, кулдан ясалганы да бар. Монысының эчендәге планкаларын Мамадыштан Мифтахов Фәрит абый туганнар аша җибәргән иде. Яхшы Каран авылында яшәүче Сәгетдин исемле сукыр гармунчы бар иде. Аңа илтеп биреп, шул ясаган тальян гармун бу. «Сәгетдин абый гармуны» , - дип, кулына тальянны алып, моңлы көен сузып җибәрде Мөнәвир абый. Бу гармунга 20 ел гына бар инде. “Үзеңә кирәк булмаса, сатарга теләсәң, апаем, үзем алам”, - дигән иде Сәгетдин абый.
Икенче гармуным да – бүләк. Җәлил автотранспорт идарәсендә бергә эшләгәндә, бердәнбер хатын-кыз Газизә апа белән концертларда бергә чыгыш ясый идек. Ул җырласа, мин гармунда уйнадым. “Апаем, минем төсем итеп сакла, күпме акчага интексәң дә, бу гармунны сата күрмә”, - диеп, бүләк итеп биргән гармун бу. Ул үзе дә Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова кебек бик матур җырлый иде. Бу гармунны аның истәлеге итеп саклыйм, - диде. - Монысын, Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырен укыгач, шундыйны эзләп, Сарманның техникалар сату кибетеннән 50 сумга сатып алган идем. Ә бу гармунымны классташ кыз: «Мөнәвир, килеп кит, бер гармуным бар, алып китәрсең әле», — дип чакырган иде. Аны Азнакай шәһәрендәге шагыйрь әтисенә бүләк итеп калдырган булган. Ә монысы инде – әзербайҗан гармуны, төзелешен генә аңлап булмады. Башка гармуннарга караганда, аның бас ягы икенче төрле. Телевизордан әзербайҗаннарның уйнаганнарын тыңлаган бар, бик матур уйныйлар. Үземә дә өйрәнәсе бар. Бу әле – яңа гармун. Гармуннарның төрлесеннән төрле тавыш чыга, тональлекләре кем ясаганына карап аерыла, - дип, Мөнәвир абый гармуннарының һәркайсы белән диярлек таныштырып чыкты.

Минзәләбашка килеп яши башлагач, завклуб килеп: «Мөнәвир абый, әйдәгез әле, гармунчылар ансамбле оештырыйк әле», — дип килә аның янына. Ансамбльдә өч кеше булалар: Мөнәвир абый, Марсель Хәсәнов һәм аның кызы. Сүзен дәвам итеп:
Беренче тапкыр бергәләп Казанга «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруына бардык. Аннары без унга тулдык. Ансамблебез «Әүлия чишмәсе» дип атала. Без – ике абзый, калганнары – хатын-кызлар. Без төрле чараларда актив катнашабыз, чыгышлар ясыйбыз. Уңышларыбыз да күп. Мөслимдә үткәрелгән федераль Сабантуйда да катнаштык. «Татар дөньясы» дигән китап бүләк иттеләр, - диде.
Берничә ел элек Мөнәвир абыйны Әлмәт шәһәренең музей директоры «Алмет» иҗтимагый үзәгенә Төрки музыка уен кораллары күргәзмәсенә дә чакыра. Семинар-практикумга Татарстанның барлык шәһәрләреннән диярлек музыка уен кораллары ясаучы һәм шуларда уйнаучы осталар җыела. Шунда чыгыш ясый ул. Акчалата бүләк һәм сертификатка ия була. Казан һәм якын-тирә шәһәрләрдә үткәрелгән чараларда күп тапкырлар чыгыш ясый. “Шундый җирләргә бару, дуслар белән очрашу – үзе бер бүләк”, - ди. Ансамбльләре Абхазиягә, Тулага да барып кайта, аяклары авырту сәбәпле, Мөнәвир абый бара алмый. Хәзер исә “Әүлия чишмәсе” ансамбле Кытайга бәйгегә барырга әзерләнә икән. “Пенсиягә чыккач, тальянда уйнарга да өйрәндем һәм ансамбльдә аның белән чыгышлар ясыйм”, - ди.
Гармуннардан тыш, башка уен кораллары да бар Мөнәвир абыйның. Ул бик матур итеп курайда, кубызда уйный. Төркиядә яшәүче күрше кызына сорнай да алып кайттыра. Туганнары аша килеп ирешкән уен коралы да Мөнәвир абыйның коллекциясен бизи. Ул «сурна» дип атала.

Бервакыт, авылга кайткач, ишегалдында йөргәндә, бер көй ишеттем һәм шул тавышны эзләп киттем. Берничә өй аркылы гына бер әбидә фатирда Яңа Бүләк авылыннан килгән Мәҗит абый яши иде, шулар ихатасыннан ишетелә булып чыкты. Мин аны тиз таптым. Ул клубта эшли, оркестр да оештырган иде. Аның курайда уйнаганын күрдем. Беренче тапкыр курайны шул вакытта кулга тотып карадым. Училищеда укыганда, беренче кураемны ясадым – менә ул курай. Аңа да 45 ел вакыт узган. Безнең якларның бик талантлы композиторы Ифрат Хисамов ясаган курайдан күчереп ясалды ул. Хәзергеләрен дә шуннан үрнәк итеп ясыйм. Аларны дусларыма да бүләк итәм. Үземә бүләк ителгән башкорт кураенда «Әпипә» көен өйрәнеп киләм. Хәзер Интернетта үрнәкләр дә бар, өйрәтәләр дә. Кубыз ясарга да, шуннан карап, үзем өйрәндем. Ят төсле тоелган бу «яңгыр таягы»н да үзем ясадым, — дип, башка уен кораллары белән дә таныштырды Мөнәвир абый.
Чыннан да, бик кызыклы уен коралы соңгысы: уйнаганда, яңгыр яуган тавыш чыгара. Бер дә күрмәгән, ишетмәгән уен кораллары бар талант иясенең эш өстәлендә. Аларның барысында да уйный, моңлы итеп җырлый талант иясе. «Монысы элек барлык өйләрдә дә булган, әбиләребез аны кер юган вакытта кулланганнар», — дип, кулына «бәләк» дип аталган такта кисәге алды да, кыр-кырына суккалап, уртасындагы сырлы җиреннән таякчык белән уздырды Мөнәвир абый, шуннан төрле тавыш чыга башлады. Анысын куюга, кулына шалтыравык (трещотка) алды. «Бу уен коралларын аерым кулланмыйлар, халык ансамбльләрендә, башка музыка уен кораллары белән бергә файдаланалар», - диде ул. Бер телетапшыруда Геннадий Макаров сөйләгәннәрдән соң, «кыл кубыз» ясаган, анысын микрофонга уйнарга кирәк икән. Барлык ясаган уен кораллары да агачлардан, чаңгы таягыннан, су сиптерү шлангларыннан, торбалардан ясалган.
Урманда йөргәндә, кәкре агач очрады, кисеп алдым да, ясап куйдым. Менә монысы – Казанда Кремльдә шпоннан ясалган курай, шушы курай нигезендэ бу курайларны да ясадым, үрнәк итеп шуннан алдым. Ә бу ишек аллында су сиптерэ торган шлангтан ясалган. Курайларның һәрберсенең тавышлары үзенчәлекле, шлангтан йомшак тавыш чыга, тимердән – калын. Аннары бер күрше абзый: “Сиңа кирәк булыр әле бу”, - дип, шушы курайны бирде. Бу – башкорт курае. Шуның нигезендә, шуңа карап, су сиптерә торган пластик торбадан берничә курай ясадым. Татар кураеннан аермалы буларак, аның сыбызгысы юк, аны авызга куеп, тешкә тигезергә кирәк. Тавышы үзенчәлекле, бик моңлы, миңа башкорт курае бик ошый. Хәзер безнең шушы курайга охшаган ике тишекле, өч тишекле курайлар бар. Татар белән башкорт элек-электән дус-тату яшәгәннәр, бәлки, бездә дә андый курайлар булгандыр. Әбиләр дә уйныйлар иде бит элек. Аны, пычак белән кисеп, тиз-тиз генә чокып, ясап уйныйлар иде. Шуңа күрә, башкорт курае, дип кенә әйтсәк, дөрес үк тә булмас, - диде.
Мөнәвир абыйның апасы, абыйсы, икетуганнары арасында да гармунда уйнаучылар бар. Менә яшьләр генә артык мавыгып китмиләр, анда-санда, килеп, тарткалап, сызгыртып китү белән генә чикләнәләр икән.
Балаларның берсе дә уен коралларында уйнамый. Оныкларның кайвакыт уйнап карау теләкләре туа, ләкин артык кызыксынып уйнаганнары юк әле. Бәлки, киләчәктә минем эшне дәвам итәрләр, дигән ышаныч юк түгел шулай да. Татарның мәдәнияте югалмасын, клубларыбыз гөрләп торсын, иң мөһиме, сугышлар булмасын, — дип тели Мөнәвир абый.
Ә үзенә бу шөгыльләре күңел тынычлыгы бирә. Йон эрләгән, оекбаш бәйләгән апалар күңелләрен тынычландырган кебек, Мөнәвир абый да шуннан ләззәт ала, тәм, ямь таба. Мондый милләт җанлы, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яңартып яшәүчеләр булганда, киләчәк буынга үрнәк бар. Мөнәвир абый – шундыйларның берсе һәм туган авылы Ләшәү Тамакның, Иске Минзәләбашның горурлыгы булып яши.
Миләүшә Зарипова
Милләтем бизәкләре
Нет комментариев