Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар арасында грипп очраклары арту күзәтелә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, республикада ОРВИ һәм гриппның 14 548 очрагы теркәлгән. Гомуми күрсәткеч күпьеллык уртача дәрәҗәдән артмый һәм сезонлы нормага туры килә. Шулай да авыру очраклары структурасында грипп өлеше сизелерлек үскән – хәзер ул 70 процентка җиткән. Любовь Авдонина эпидемиологик хәлнең контрольдә тотылуын ассызыклады.
Шулай ук ул ачыкланган грипп очракларының күпчелегендә «А» төрендәге грипп вирусы өстенлек итүен билгеләп үтте.
Нет комментариев