24 ноябрь көнне Яңа Әхмәт авылы мәдәният йортында «Халкым җәүһәрләре» фольклор фестиваль-бәйгесе зур уңыш белән үтте. Чарада алты авылдан — Яңа Әхмәт, Ләке, Чыршылы, Чукмарлы, Петровка һәм Яхшы-Каран авылларыннан килгән вәкилләр катнашты.
Фестиваль барышында катнашучылар тәэсирле мөнәҗәтләр укыды, аерым башкаручылар һәм фольклор ансамбльләр үз осталыкларын күрсәтте. Аеруча Ләке мәдәният йорты тәкъдим иткән «Кич утыру» күренеше тамашачылар күңеленә хуш килде — сәхнәләштерелгән бу матур һәм кызыклы күренешне залдагылар тын да алмый күзәтте.
Исегезгә төшерәбез: 23 ноябрь көнне Рангазар авылы мәдәният йортында «Халкым җәүһәрләре» исемле фольклор фестиваль-бәйгесе үткәрелде.
Нет комментариев