Иске Кәшер авылыннан Дамира Курмашеваның балачак хыялы чынга ашкан
Курмашева Дамира Дамир кызы - Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе Туган авылы - Иске Кәшер Арыслан йолдызлыгы астында туган Укытучы булу - балачак хыялы Максаты - балаларда туган телгә, туган илгә, халкына мәхәббәт тәрбияләү Тормыш кредосы - бары тик яхшылыкка, камиллеккә омтылу...
Курмашева Дамира Дамир кызы - Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе
Туган авылы - Иске Кәшер
Арыслан йолдызлыгы астында туган
Укытучы булу - балачак хыялы
Максаты - балаларда туган телгә, туган илгә, халкына мәхәббәт тәрбияләү
Тормыш кредосы - бары тик яхшылыкка, камиллеккә омтылу
Яраткан язучылары - Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Мәдинә Маликова, Зифа Кадыйрова
Яраткан шөгыле - чәчәкләр, гөлләр үстерү, ашарга пешерү
Иң яратмаганы - ялган, гаделсезлек
- Кечкенә чакта укытучылы уйнаганда, "балаларга" диктант яздырырга, ап-ак акбур белән тактага матур итеп язарга ярата идем. Күңелемдә укытучы булырга дигән уй тууга беренче тапкыр хәреф танырга, каләм тотарга өйрәткән башлангыч класс укытучысы Ясирә Ибраһимова, соңрак туган телнең назлы аһәңен тоярга ярдәм иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мияссәрә Вәлиәхмәтова да сәбәпче булгандыр, мөгаен, - дип башлады ул сүзен.
Авыл советында баш бухгалтер булып эшләгән әнисе Люция ханым, төзелеш-монтаж идарәсендә баш инженер булган әтисе Дамир абый да кызларының күңел түрендә йөрткән хыялына каршы килмиләр. Нәтиҗәдә, сигезенче классны бетерүгә, Дамира Казан шәһәрендәге педагогия училищесына укырга керә. Аннан соң Урта Кәшердә - бер ел, Саклаубашта ике ел башлангыч классларны укыта. Соңыннан язмыш аны туган авылына кайтара - кыз үзе кебек җитез, уңган-булган, балаларны чын күңелдән яратучы укытучы егеткә - Дамирга кияүгә чыга. Аңа лаеклы ялга киткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы дәресләрен бирәләр. Һәм менә 31 ел инде ул балаларга ана теленең нечкәлекләрен өйрәтә, аның бөеклеген, матурлыгын аңларга ярдәм итә. Шушы еллар эчендә читтән торып югары белем алырга да өлгерә. Күп еллар класс җитәкчелеген алып бара. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр, икесенә дә югары белем алырга ярдәм итәләр, онык тәрбияләшәләр. Ә 35 еллык тырыш хезмәтенең әҗере - югары бүләкләр генә түгел, хезмәттәшләре, ата-аналар хөрмәте һәм укучылар мәхәббәте дә. Моңа укучыларының дәүләт аттестацияләрен, имтиханнарны уңышлы бирүләрен, яраткан укытучылары юлыннан китүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын да өстәргә кирәктер. Узган уку елында тагын бер укучысы Гөлшат Корбыева зур уңышы белән сөендергән - Алабуга шәһәрендә үткәрелгән "Татар теле һәм әдәбияты: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә III дәрәҗә дипломга лаек булган.
- Универсиада объектына ярдәмгә барырга да беренче булып язылдым, - ди ул.
Һичкайчан төшенкелеккә бирелмәс, үзендәге уңай энергияне башкаларга да күчерә ала торган, ярдәмчел, эчкерсез һәм хезмәт сөючән... Дамира ханым - әнә шундый.
- Яшьләр укытучы хезмәтенең авырлыгыннан курыкмасыннар иде. Гомереңне балаларга багышлау - үзе бәхет. Ул - тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр генә түгел, шатлыкларга гаҗәеп бай мизгелләр дә, - ди ул.
Сүз уңаеннан
Район мәктәпләрендә 780 педагогик хезмәткәр эшли. Аларның 82 се - югары, 432 се - беренче, 72 се икенче квалификация категориясенә ия. Соңгы өч елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын 140 укытучы алган. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә 3 - "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", 11 - "Халык мәгарифе отличнигы", 22 "Гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре" исемнәренә лаек булган укытучы эшли. 55 укытучы - "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә, 52 се - Россия Федерациясе, 129 укытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының Почет грамоталарына ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев