Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 28 апрельдә республикада җилнең көчәюе турында кисәтә, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә җилнең тизлеге секундына 20 метрга, ә көндез 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Кисәтүдә саклык чараларын үтәргә өндиләр:

– биналардан чыкмаска, балаларны караусыз калдырмаска;

– урамда булсагыз, җир асты үтү юлларында яки подъездларда яшеренергә;

– стеналар, тукталыш павильоннары, төзелеп бетмәгән объектлар, реклама щитлары, юл билгеләре, электр баганалары янында тормаска;

– зур агачлардан ерак булырга, алар янында машина куймаска.

Районда да шундый ук һава торышы саклана, таләпләрне кире какмагыз.


Нет комментариев