САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидларны кайгыртып

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу атнада ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы дата уңаеннан уздырылачак чараларга багышланды. Республикада барлыгы 316 мең инвалид яши. Аларның 14 меңе - балалар. Брифингта билгеләп үтелгәнчә, аларны яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Инвалидлар ай саен акчалата түләүләр алалар. Сугыш инвалидлары өстәмә...

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу атнада ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы дата уңаеннан уздырылачак чараларга багышланды.
Республикада барлыгы 316 мең инвалид яши. Аларның 14 меңе - балалар. Брифингта билгеләп үтелгәнчә, аларны яклау буенча төрле чаралар үткәрелә. Инвалидлар ай саен акчалата түләүләр алалар. Сугыш инвалидлары өстәмә түләүләрдән файдаланалар. Быелның 9 аенда мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 4878 инвалидның 1908 е эшле булган. Инвалидлар декадасы вакытында вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. Аларны эш белән тәэмин итү буенча чаралар киләсе елда да дәвам итәчәк. Шулай ук бу категория гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр, психологик ярдәм күрсәтелә. Инвалид балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр буенча ташламалар каралган. Инвалидлар өчен күп төрле социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, реабилитация үзәкләре эшли һәм башкалар.
Инвалидлар көне һәм декадасы уңаеннан республикада күп төрле чаралар планлаштырылган. Ул районда да зурлап билгеләп үтеләчәк. Районда барлыгы 2813 инвалид яши, аларның 167 се - балалар. Аларга төрлечә ярдәм күрсәтү, реабилитация үзәкләренә юлламалар бирү, инвалидлар арасында спорт ярышлары үткәрү, инвалид балаларга әниләре белән бергә "Шәфкать" үзәгендә ял оештыру, бәйрәм чаралары, чәй табыннары һәм башкаларны оештыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев