Инвалидларга техник чаралар тагы да арттырылды
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 1 мартыннан инвалидларга бирелә торган техник реабилитация чараларының федераль исемлеге киңәйтелгән.
Исемлеккә объектка кадәр араны билгеләү функцияләре булган ориентацияне ачыкларга ярдәм итүче электрон чаралар, шулай ук объектларның категорияләрен, кешеләрнең йөзләрен билгеләүче вибрацион индикацияле, сөйләмле электрон чаралар кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев