Инстаграм, Ватсап ябылганчы алардагы мәгълүматны саклау ысуллары
Генераль прокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны һәм Россиядә тыюны сорап судка мөрәҗәгать итте. Meta Platforms Inc. компаниясенә Facebook, Instagram челтәрләре һәм WhatsApp мессенджеры керә. «Снег» редакциясе социаль челтәрләрдән һәм кушымталардан кирәкле мәгълүматны саклап калу ысулларын барлаган.
Инстаграмдагы фото һәм видеоларны саклау алымы
Күп кенә кулланучылар Instagram кушымтасының өзеклекләр белән эшләвенә зарлана. Генераль прокуратура Роскомнадзордан Мета ширкәтенә кергән Инстаграм һәм Фейсбукка керүне чикләүне сорады. Бу хәбәр чыкканчы ук Россиядә яшәүчеләр өчен Инстаграмны куллануга чикләүләр кертеләчәге турында хәбәрләр чыккае иде инде. Шәхси сәхифәдә тупланган барлык видео һәм фотоларны югалтмас өчен аларны бердәм архивка йөкләп куярга була.
Моның өчен:
• Браузерда https://www.instagram.com/download/request/ сылтамасын ачыгыз һәм Инстаграмдагы мәгълүматлар тупланачак почта адресыгызның исемен языгыз.
• «Далее» төймәсенә басканнан соң учетная запись паролен кертегез.
• Запрос якынча 48 сәгать эшкәртелә.
• Сылтама белән хат киләчәк, шул сылтага басып үзегезнең хисап язмасына (учетная запись) керегез.
Инстаграмдагы барлык язмалар, контактлар, лайклар сакланган архив ясалачак. Иң мөһиме — media папкасында фоторәсемнәр һәм видеоларыгызны табарга була.
WhatsApp кушымтасындагы мәгълүматларны саклау
WhatsApp кушымтасындагы чатларны смартфон хәтеренә автомат рәвештә китеп бара торган итеп көйләргә була. Моның өчен:
• «Другие опции» төймәсенә басарга.
• «Настройки» — «Чаты» — «Резервная копия чатов» — «Резервное копирование» төймәләренә басып барырга кирәк.
Язышуларны күчерәсегез килсә:
• Чатны ачарга, «Другие опции» төймәсенә басарга, аннары «Еще» — «Экспорт чата» төймәләре.
• Медиафайлларны күчерү яки калдыру төймәләрен сайлагыз.
• Почтагызны ачыгыз. Анда TXT форматындагы документ белән хат килгән булырга тиеш. Чаттагы язышулар әлеге документта сакланган.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/11-03-2022/instagram-vatsap-yutub-yabylganchy-alardagy-m-g-l-matny-saklau-ysullary-5851126
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев