Ильяс контракт белән хезмәтен дәвам итәчәк
Хафизов Ильяс Марсель улы Мортыштамак авылында туган.
9 сыйныфны тәмамлау белән, ул Сарман аграр көллиятендә автомеханиклар әзерләү төркемендә 4 ел укып, һөнәри белем ала. Чыгарылыш кичәсендә диплом аласы көнне егетнең кулына хәрби хезмәткә чакыру кәгазе бирәләр. Зур горурлык итеп кабул итә аны Ильяс, чөнки белә: һәр егет Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәргә тиеш. Һич тә икеләнмичә, булачак солдат ике елга хәрби контракт төзи. Аны Костромага десантчылар гаскәренә җибәрәләр. Уңышлы үткән хезмәт еллары егеткә бик тә ошый. Тормышка физик һәм рухи ныклыкка әзерлек аны тагын да дәртләндереп җибәрә. Яшьтән спорт белән шөгыльләнүе, чыныгып үсүе дә ярдәм итә. Физкультура укытучылары Илдар, Ирек Хафизовларга рәхмәтле ул. Хоккей, волейбол уйнаулары юкка булмаган. Җиңүгә омтылыш, ихтыяр көче тәрбияләүдә аларның өлеше зур. Оясында ни күрсә, диләр. Ә гаиләсе - бу яктан үрнәк. Әби-бабай, әти-әни, абыйлары хезмәт белән дан казанганнар. Килешү срогы чыгар вакыт җиткәч, рядовой Хафизов хезмәт итүен дәвам итәргә дигән ныклы карарга килә. 2021 елда ул кабат 3 елга хәрби контракт төзи. Быел февраль аенда, Украинада махсус операция башлангач, аларны алгы сызыкка җибәрәләр. Кыю, курку белмәс егетебез Ватан сагына баса.
- Якташым – Илексаз авылы егете Илназ Фәрхетдинов белән дә очраштык әле. Ул да Украинада хәрби операциядә катнаша, - диде Ильяс.
Күптән түгел Мортамак егете белән без дә күрештек. Ул, кулы яраланып, өенә ялга кайткан. Савыгу белән, әлбәттә, кире китәчәк. Яхшы хезмәте өчен мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булган егетебез. Туганнары, дуслары арасында да контракт белән хезмәт итүчеләр бар икән. Егетләргә исәнлек-саулык, имин хезмәт насыйп итсен, ил-көннәребез тыныч булсын. Алда кабат күңелле очрашулар көтсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы егетләр,исән имин,сәләмәт булып кайтыгыз,,
0
0
0
0
Исэн-имин эйлэнеп квйтырга насыйп булсын,я раббым!
0
0