Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина "Алтын каләм" фестивалендә җиңү яулады
Кешене язарга өйрәтеп буламы? - диярсез сез? Хәреф танырга, хатасыз җөмлә төзергә буладыр, әмма кулыннан тотып берәүне дә мәкалә язарга өйрәтеп булмый. Мин моңа балалар һәм яшүсмерләр матбугатының «Алтын каләм» - «Золотое перо» республика фестиваленә укучым - Байхуҗина Аиданы җибәргәч тагын бер кат инандым. Сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлауга һәм...
Кешене язарга өйрәтеп буламы? - диярсез сез? Хәреф танырга, хатасыз җөмлә төзергә буладыр, әмма кулыннан тотып берәүне дә мәкалә язарга өйрәтеп булмый. Мин моңа балалар һәм яшүсмерләр матбугатының «Алтын каләм» - «Золотое перо» республика фестиваленә укучым - Байхуҗина Аиданы җибәргәч тагын бер кат инандым.
Сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлауга һәм аларга сәләтен ачарга булышлык итүгә юнәлдерелгән ошбу фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Татарстан Журналистлар берлеге белән берлектә оештыра. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты да аны оештыруга саллы өлеш кертә.
Биш көн буе барачак фестивальнең биш көне дә тырыш хезмәттә үтә аларның. Ул көннәрдә яшь каләмчеләр газеталар чыгарырга мәкаләләр әзерли. Фестивальдә быел ул беренче тапкыр катнашты. "Минемчә, "Алтын каләм"гә килгән һәрбер "каләм"ченең бер генә максаты - журналистика дөньясының серләрен ачу, бу өлкәдә тәҗрибә туплау һәм яңа танышлар табу. Әлеге фестивальнең бер генә җитешсез ягы да юк. Бердәнбер "минус" - йокы туймау. Тик булачак чын журналист өчен бу проблема түгел. Мастер-класслар тыңлап, акыллы, тәҗрибәле журналистлар фикерен туплап, куен дәфтәремә язып барып, зур сабак алабыз.
Бу республика фестивале минем тормышымда мөһим вакыйга булачак. Бу фестиваль бит - конкурс кына түгел. Аннары монда яңа фикердәш, дуслар табасың, мәгълүмат кырыңны киңәйтәсең, яшьтәшләрең белән аралашасың, яңа идеяләр белән янып йөрисең.", -ди Аида.
Биш көн бик тиз узып та китте. Менә укучым телефонга шалтырата. Сөенечемне күрсәгез! Аида гына түгел, мин үзем дә бу конкурска беренче тапкыр укучы әзерләдем. Алга таба ничек эшләргә, нәрсәгә игътибар итәргә икнен «мыегыма чорнап куйдым!!
Ә Аида җиңү белән кайтты. Ул "Муса Җәлилнең 110 еллыгы" номинациясендә җиңүче дип табылды. Афәрин, Аида! Алдагы елда гран-при исемен яуларга язсын сиңа! Уңышлар!
Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев