Хөрмәтле райондашлар!
Район газеталары “Сарман” һәм Новый Сарман”га язылу буенча “Игелекле ункөнлек”кә аяк басабыз. Ул 28 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ункөнлек 3 декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара инвалидлар көненә һәм инвалидлар декадасына багышланачак. Без Сезне “Игелекле ункөнлек”тә игелек кылырга – үзегезне дә, игелеккә мохтаҗ якыннарыгызны да “Сарман” яки “Новый Сарман”га яздырырга, саваплы булырга чакырабыз. Аларга барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә һәм үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылырга була.
Нет комментариев