САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхинадан — көзге күчтәнәч

Чәчәк гомере.

Җәйләр буе чәчәк атты алар,
Сокландырып күпме күзләрне.
Гомер татлы төштәй үтеп киткән,
Килеп җиткән сары көзләре.

Кырпак кырауларның салкыныннан
Игән алар нәфис таҗларын;
Табигатьнең кырыс мизгелендә
Сагына алар җылы язларын.

Вакытын белеп кенә кояш чыкты,
Иркәләде сулган гөлләрне.
Энҗе бөртегедәй саф чыкларны
Бүген инде алар күрмәде...


Көзге урман
Сызылып таң атканда сәфәр чыктым,
Урман аша үтә юлларым.
Офыктагы күксел томаннарга
Барып сарылалар уйларым.

Нәүрүз бүләк иткән яшел шәлен
Салган инде агач башлары.
Урман нәүмизләнеп тынып калган,
Очып киткәч сайрар кошлары.

Көзге урман — күпме серләр сыйган!..
Яфракларда — шәфәкъ балкышы.
Һәр агачы үз төсенә чумган,
Әйтерсең лә, кеше язмышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев