Якташыбыз Җәүдәт Салихов районга эшлекле сәфәр кылды
Бөек Җиңү – илебезнең төп дәүләт бәйрәме. Ул халкыбызның җиңелмәс рухи көчен, аның бердәмлеген һәм дөнья тарихының барышын үзгәрткән батырлыгын чагылдыра. Бу бәйрәм көнне күңелне Җиңү шатлыгы аша тагын бер кат югалтулар ачысы да яндырып ала. Без чираттагы тапкыр зур корбаннар бәрабәренә илебезгә азатлык яулап алучыларга рәхмәт сүзләребезне әйтәбез, аларның якты истәлеге алдында баш иябез. Әлеге кадерле бәйрәм уңаеннан «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе районыбызның барлык авыл җирлекләрендә һәм Җәлил поселогында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантаналары уздыра. Аларда партия активистлары, яшьгвардиячеләр катнаша, «Георгий тасмасы» акциясе оештырыла.
Бәйрәм чараларының бүген – 8 май көнне Зур Нөркәй авылында үткәрелгәненә мәртәбәле кунагыбыз һәм якташыбыз – Дәүләт Думасына тәкъдим итү өчен «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән алдан тавыш бирү өчен кандидат – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов та кайтты.
Биредә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары мәктәп укучыларының тантаналы йөреше белән башланып китте һәм илебезнең азатлыгы өчен яуда башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Бу авылдан сугыш кырына барлыгы 400 ир-егет китеп, 178е чит туфракта ятып калган. Бәйрәмне алып баручы Әлфия Шәрәфетдинова хәтердә генә булса да анда катнашучыларны әнә шул ерак елларга алып кайтты.
Җәүдәт Миргаҗәм улы Зур Нөркәй авылы халкын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде.
– Бу бәйрәм илебезнең барлык гаиләләре тарихына сеңеп калган. Мин дә Иске Әлмәт авылында сугыш ветераны һәм инвалиды гаиләсендә туып-үстем. Әткәй фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен дүрт орденга һәм «Батырлык өчен» медаленә лаек булган. Берлинны алыр алдыннан – 1945 елның 24 апрелендә фашист снаряды шартлап, бер аягын югалткан. Әнкәй тыл ветераны иде. Әткәйнең энесе Хафиз абый, мәктәпне бетергәннән соң фронтка китеп, сугышны буеннан-буена үтеп, 1945 елда һәлак булган. Мондый гаиләләр безнең илебездә – меңләгән, йөзәр меңләгән. Без бу хәтерне саклап калырга тиеш. Безнең бурычыбыз – Бөек Җиңү тарихын, ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне саклап калу, килер буыннарга тапшыру. Бүгенге көндә ата-бабаларыбызның батырлыгын махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез дәвам итә. Быелгы елны Россия Федерациясе Президенты – Россия халыклары бердәмлеге, Татарстан Рәисе Хезмәт һәм хәрби фидакарьлек елы дип игълан итте. Без бердәмлектә көч икәнне беләбез. Шуңа күрә бердәм, махсус операциядә хезмәт итүчеләргә, аларның гаиләләренә игътибарлы булыйк һәм бер-беребезгә ярдәм итик, – диде ул.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин да тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
– Кызганычка каршы, районда исән сугыш ветераннары калмады. Бөек Ватан сугышына җирлегебезнең барлыгы 11252 улы һәм кызы китә. Аларның 7 меңнән артыгы сугыш кырларында ятып кала. Бүгенге көндә районда 82 тыл ветераны, 19 солдат толы һәм 1295 сугыш чоры балалары яши. Бүгенге көн дә – сынаулар чоры. Районыбызның ир-егетләре махсус хәрби операциядә катнашалар, югалтулар да бар. Һәлак булганнарның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде ул.
Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Әсхат Сабитов та бәйрәмдә катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды, яуларда һәлак булганнар, кайткач, сугыш яраларыннан вафат булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына укучылар башкаруында сугыш, халкыбыз батырлыгы турында җырлар һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Суфия Солтанова белән Фәйрүзә Яхина да чакырылган иде.
Бу көнне Җәүдәт Салихов шулай ук «Нөркәй» агрофирмасы кырларында булды, чәчү алдынгыларын бүләкләде, язгы кампаниянең барышы белән танышты. Район үзәге Сарманда илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салуда катнашты. Туган авылы Әлмәттә булып, авылдашларының бәйрәм шатлыгын уртаклашты. Иске Кәшер авылында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов, Александровкада Советлар Союзы Герое Александр Казаков истәлегенә салынган һәйкәлләр янында батырларны искә алды. Урта Кәшер авылында 102 яшьлек тыл ветераны Нәфисә апа Насыйбуллинага бәйрәм сәламнәрен җиткерде. Әлмәт һәм Рангазар авылларында әти-әнисенең каберләре янында кадерле кешеләрен искә алды.
9 Майда бәйрәм чаралары район үзәгендә дәвам итәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк: район халкы Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зур хәзерлек һәм күтәренке кәеф белән каршы ала. «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлары һәм җирле бүлекчәләре секретарьләре җитәкчелегендә паркларны чистарту буенча өмәләр оештырылды, Бөек Ватан сугышында һәм башка яуларда катнашучылар истәлегенә салынган 44 һәйкәл һәм мемориал төзекләндерелде. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин, махсус хәрби операция ветераннары катнашында агачлар, аллеялар утыртылды. 100 тыл хезмәтчәне, махсус хәрби операциядә катнашкан 50 ветеран, якыннары махсус операциядә һәлак булган гаиләләргә азык-төлек пакетлары тапшырылды. 4 озын гомерле тыл ветераны да – аларның 2се сугыш ветераннары толлары – «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллиннан, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан һәм Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровтан бүләкләр алдылар.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев