Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ягулык салганда кемнәргә чиратсыз өстенлек бирелә?

Татарстанда кайбер категория гражданнар автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә (АЗС) гомуми чиратсыз ягулык сала ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Беренче һәм икенче төркем инвалидлыгы булган гражданнар, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар мондый өстенлеккә ия. Төп шарт — инвалидлыгы булган кеше станциядә шәхсән үзе булырга тиеш. Шул ук вакытта машина белән кемнең идарә итүе мөһим түгел.
Автомобильгә беркетелгән «Инвалид» билгесе генә чиратсыз хезмәт күрсәтү өчен җитәрлек түгел. АЗС хезмәткәренә инвалидлыкны раслый торган документ күрсәтергә кирәк. 2026 елның маеннан моны кәгазь рәвешендә дә, «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә дә күрсәтергә мөмкин.
Инвалидлык турындагы справкада фотосурәт булмаганга, заправка хезмәткәре өстәмә рәвештә паспорт та сорарга хокуклы. Документлар тикшерелгәннән соң, станция хезмәткәрләре машинаны ягулык колонкасына чиратсыз керттерергә һәм түләүне кабул итәргә тиеш.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы катнашучылары, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары да АЗСда чиратсыз ягулык салу хокукына ия.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев