“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова кечкенәдән чигү белән шөгыльләнә.
Һәр кешенең исеменә тирән мәгънә салынган. Гүзәлия исеме «үзенең матурлыгы белән сокландыручы», «гүзәллек алиһәсе» яки «бик тә матур кыз» дигәнне аңлата.
Күңелендә матурлык йөрткән, гүзәллеккә омтылган ханымның йөзе дә һәрвакыт көләч, эчке дөньясы да үзенә тарта.
“Ак калфак” Татарстан хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасының поселок бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипованың яшь буынга милли тәрбия бирүдә дә өлеше зур. 37 елга якын поселок китапханәсе мөдире булып эшләгән ханымның теккән калфаклары, чиккән сөлгеләре, туйга бизәгән казлары, күпереп пешкән төшләре Татарстанда да билгеле.

- Кул эшләренә мәхәббәтем, инә-җеп тотуым кечкенәдән үк башланды. Мин хәтерлим әле: 60 елларда әниләр керосин лампасы яктысында чигү чигәләр иде. Шул вакытта чигелгәннәрнең берсе саклана миндә. Бу — әни чиккән чигү. Зәңгәр төстәге сатинга чигелгән мәк чәчәге. Әнинең бердәнбер истәлеге, - дип таныштырды оста, кадерле ядкяр итеп сакланган кул эшләрен барлап.
Гүзәлия Нух кызы Яңа Минзәләбаш авылында туып-үскән. Гаиләдәге биш баланың икенчесе була ул. Әти-әнием гади колхозчылар иде, дип искә ала. Әтисе алдынгы механизатор булып эшли, Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран. Әнисе Яхшыбай авылыннан килен булып төшкән. Башлангыч мәктәптә туган авылында укый кыз. Аннан Иске Минзәләбаш мәктәбендә урта белем ала.
- Беренче чигүләрем дә шунда 7-8 классларда укыганда булды. Интернатта яшәп укыдык без. Кызлар белән чигү чигә идек. Менә шундый кулъяулыклар. Болары — ул түгел инде. Кияүгә чыкканда, бирнә әзерләнә бит инде. Нишләптер, ул чигүле булырга тиеш иде. Карават башларына, мендәр тышлары чиктек. Бу — минем 73-74 елларда чиккән мендәр тышы. Мин аларны саклыйм. 50-55 еллык мендәр тышлары болар, - дип, кул эшләре белән таныштыруын дәвам итте Гүзәлия апа.
Кечкенәдән китаплар укырга яратуы, тирә-юньдәге бар нәрсәгә игътибарлы булуы аны Алабуга культура-агарту училищесына алып килә. Китапханәче һөнәре үзләштереп, яшь белгеч районга кайта. Соңрак Казан мәдәният институтында югары белем дә ала ул. Хезмәт юлын Куҗак авылы китапханәсендә башлый.

- Авылның активистлары буларак, өйләргә кереп йөри идек. Бигрәк тә сайлау вакытларында, мал учеты алганда, күбрәк йөрергә туры килде. Авылда Сабира исемле апа бар иде. Ул берүзе генә яши, бала-чагасы да булмаган. Аның крест белән чиккән түрләмәләрен, мендәр тышларын күреп, шаккаткан идем. Бәләкәй генә, матур өй иде, музей кебек. Мин аннан үрнәкләр сорап алдым. Бу 1973 ел иде. Шул исемдә калган. Әле фатирда яшәгән әбием аптыраган иде, чөнки Сабира апа бервакытта да беркемгә дә үз эшләрен бирмәгән.
- Бирнәне дә үзебез әзерли идек бит. Ак мендәр тышына чиккән идем, алар минем хәзер дә сакланалар. Чигүләрем күп минем. Барысының да каян килгәнен белеп тә бетермим, чөнки эшем буенча да кирәк булды. Сабантуйлар вакытында, төрле милли чаралар оештырганда, күргәзмәләрдә чигешле кул эшләре куллана идек. Аннан берара макраме үрдек. Өйдә бөтен кеше йоклап беткәч, уйларга чумып, йокламыйча, эшләп утырган заманнар да булды, - диде.

Китапханә мәдәният йорты бинасында булгач, аңа бик еш төрле артистлар, актерлар белән очрашырга да туры килә. Берсендә Җәлилгә скрипкачы Динә Закирова концерт белән килә. Кызлар белән җыелалар да, кунак белән очрашу үткәрергә ниятлиләр алар. Динә скрипкасын да алып керә. Болай да чибәр артист матур итеп киенгән була. Башындагы калфагы да, кызыктырып, үзенә җәлеп итә. “Шул вакытта мин, аны беренче күргәндәй, калфагына карап, сокланып утырдым”, - дип истәлекләрен яңартты оста. Бүгенге көндә ул үзе калфаклар тегә. “Ясый-ясый, көннән-көн остарасың бит инде аны. Күңел халәтем ул, аларны ясаганда, мин ял итәм”, - ди. Казанга барып, танылган калфак ясаучыларда мастер-класслар да үтеп кайта. Ә быел нефтьчеләр көнендә үзе мастер-класс үткәрә калфакчы ханым.
- Яшьләр бик кызыксындылар. Калфак ясап карарга теләүчеләр булырмы икән инде, дип борчылган идем. 23 хатын-кыз бәйрәмнән үзләре теккән, бизәгән калфак белән кайтып киттеләр. Дөрес, “заготовкаларын” алып чыккан идем, ялгап тектеләр шуларны. Бик матур чара булды, - дип уртаклашты уй-хисләре белән Гүзәлия апа.
Килен булып төшкәндә, сөлгеләргә игътибар итә башлый ул. Шул вакыттагы сөлгеләре дә истәлек булып саклана.
- Менә бу — Балагыч авылыннан. Бу сөлгеләр тәрәзә өсләренә эленгән иде, тукылган. Башларын кул белән тегеп куйганнар. Белгәнемчә, бу музейларда да бар. Бу — Казан сөлгесе. Сабантуйларда күрсәтәләр. Моны музейга да сораганнар иде, әмма бирәсем килмәде. Каенанамның истәлеге итеп саклыйм, - диде милли җанлы килен.
Халкыбыз элек-электән матурлыкны яраткан. Гүзәлия Нух кызы да йөргән, барган җиреннән төрле кул эшләре үрнәкләре алып кайта, кайсын чигәргә өйрәнә.
- Бу — 55 елгы алъяпкыч, килен алъяпкычы. Мөсәвәрә апа — якын дустым, Рангазар авылыннан, ул биргән иде. Аның истәлеге итеп саклыйм. Кияүгә чыкканда, ул шуның белән чыккан. Ә менә бу алъяпкыч — кияүгә чыккан кешенеке дә, апаныкы да түгел, бу — кызлар алъяпкычы. Аның кесәсе дә юк. Бу алъяпкычны авыл апайлары Сабантуйга барганда бәйләгәннәр. Ә менә монысының үрнәген Карелиядән алып кайттым. Чигелеше ошады да, фотога төшердем. Кайткач, онытканчы дип, тиз генә чиктем. Бу якларда күргәнем юк андыйны. Төп нөсхәсе Карелиядә калды. Шулай ук элек һәрбер тәрәзәгә челтәрләр чигелгән. Хатын-кызлар алар белән өйләрен матур итеп бизәгәннәр, - дип, берәм-берәм хәзинәләр сандыгын барлады “Ак калфак” җитәкчесе.
Бүгенге көндә яратып башкара торган, күңеленә тынычлык бирә торган эше бар — ул калфаклар ясый. Ихластан, күңел биреп иҗат итә ул. Калфаклар алар борынгыдан килгәннәр бит. Татар хатын-кызларын нәрсә аера соң? Әлбәттә, калфаклар. Башка халыкларда да бар ул баш киеме. Гүзәлия апаның коллекциясендә берничә төрле калфак бар.
- Калфаклар күп төрле булалар. Иң киң таралганы — “таблетка” дип тә йөртәләр, кәтәлҗә калфак. Бу — минем өчен бик истәлекле калфак. Ул Татар дәүләт бию ансамбленнән калган иде, төрле юллар белән миңа килеп иреште.
- Ә монысы — бияләй калфак. Аңа каралган изүе дә бар. Бу тамбурный чигү белән чигелгән. Алар йомшак, ничек тотсаң да, үз хәлләренә кире кайталар. Тамбурный — ул элмәле чигү яки каюлап чигү, - дип, чигү ысулларын да аңлатты.
Гүзәлия апаның тагын бер үзенчәлекле шөгыле барлыгы ачыкланды. Ул бик яратып, курчаклар коллекцияли икән.

- Монда төрле милләтнеке бар. Монысы — татар кызы. Болары Грузия, Осетиядән кунакка килгәннәр. Курчаклар яраткач, бүләккә балалар да алып кайталар. Менә монысы — француженка, Франциядән кайткан. Монысы — Калининградтан, полячка. Базарда ошады да, алдым. “Исеме — Моника”, дигәннәр иде. “Ярар, Мин аны Казанга алып китәм, исеме Мәдинә булыр”, - дидем. Монысы Белоруссиядән кайткан. Монысы да — Франциядән, чын курчак. Мин аларның барысын да яратам. Ә монысын Питердан балалар алып кайттылар. Иң беренче курчагымны улым армиядән кайтканда алдым. Аңа абыйсының кызы курчак алып кайтырга кушкан булган икән, шуңа, кайтуына, курчак алып куйдык. Ике генә курчак иде кибеттә. Берсен алдык та, икенчесе күңелгә кереп калды. Шуннан, кабат барып, икенчесен дә алып кайттык. Шулай итеп, курчаклар җыя башладым. Монысын менә Дагыстаннан алып кайттым. Монысы — Актүбәнеке. Курчаклар булса, миңа алар милли булсыннар, - дип, курчаклары белән дә таныштырды райондашыбыз.
Гүзәлия Нух кызының шөгыльләре болар белән генә бетми әле. Ул туй казлары пешерә, аларны матур итеп бизәкли. Ул бизәгән пар казлар бик күп килен һәм кияүне гаиләле иткән инде. Туй чәк-чәкләре, кош теле, матур роза чәчәге дә татар халкының күңел байлыгын чагылдыра. Сөембикә манарасы рәвешендә өелгән баллы төшләре Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт иттеләр.

- Тормыш девизым: “Хәрәкәттә — бәрәкәт”. Хәрәкәт булган җирдә чир дә онытыла. Матурлыкны, яхшылыкны уйлап яшәргә язсын. Илләребез тынычлансын, егетләребез үз гаиләләренә кайтсыннар. Барыбызга да бәхет, сәламәтлек телим, - дип тә өстәде.
Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләшергә, хәйрия концертларында катнашырга да вакыт таба ул.
Тормыш иптәше Марат абый белән өч бала — ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларны башлы-күзле иткәннәр. Аллаһка шөкер итеп, кода-кодагыйлары, туганнары белән тату, рәхәт итеп гомер итәләр, оныклары өчен сөенәләр.
Альбина Сабирова
Нет комментариев