Җәмгыять

Газизовлар дин сабакларын балаларына да күчерәләр

-

Кәүҗияк авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газизов берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Аның шөгыльләре, эш-гамәлләре балаларына изге ядкарь булып күчеп калган. Әнәс улы, Лиюзә, Нурия кызлары әти-әниләренең хәер-фатихасында гомер иткәннәр, бүген инде оныкларына нәсел гадәтләрен өйрәтәләр. Алар да Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшиләр. Пешеренергә, чигү-бәйләүгә дә бик оста алар, яраткан башка шөгыльләре дә күп. Бергә җыелышкан вакытларда очрашуларны әткәй-әнкәй рухына дога кылып башлыйлар. «Аллаһка шөкер, шуңа һәрвакыт эшләребез уңа», – дип сөенәләр.

 


Нет комментариев