"Гашыйк парлар" фотоконкурсына старт бирәбез
14 февраль – Изге Вәли көне уңаеннан, “Гашыйк парлар” дип исемләнгән фотоконкурс игълан итәргә булдык, хөрмәтле дуслар.
Мәхәббәт яшькә карамый, диләр бит. Ничә яшьтә дә гашыйк булырга мөмкин. Балалар бакчасында малайлар кызларның чәченнән тартып та, игътибарлык күрсәтә башлыйлар. Мәктәптә тагын да кызыклырак. Әмма олыгайган көннәрендә дә бер-берсенә хөрмәт, ярату хисләрен саклап яшәүче матур парларыбыз җитәрлек. Шуларны тагын бер кат барлыйк әле. Парлап төшкән фотоларыгызны, балачактагы, яшьлектәге истәлекләрегезне безгә дә җибәрегез, дуслар. Аннан бергәләп “Иң гашыйк парны” билгеләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев