САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбе кызыклы проект яклаган

«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» физкультура-спорт комплексы нормативларын олысы да, кечесе дә тапшыралар. Аларны үтәүнең төрле ысуллары бар. Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә аның иң кызыклысын файдаланганнар.

«Тату сыйныф серләре» бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында мәктәп «Бөтен гаилә белән ГТО!» дип исемләнгән проект яклап чыккан. Үз чиратында, ул мәктәпнең «Бөтен гаилә белән!» проектының бер пункты булып тора. 

— Проектка старт бирдек, аны сигезенче сыйныфлар башлап җибәрделәр. Укучылар һәм аларның әти-әниләре чаңгыда шуу, мылтыктан ату, идәннән тартылу, алга иелү кебек төрләр буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Проектка күпбалалы гаиләләр дә кушылдылар. Фәттаховлар, Латыйповлар һәм Сухоруковлар гаиләләре шулай ук сынатмадылар, — диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина. 

Россиядә Гаилә елы булуын исәпкә алсак, икенче санлы Җәлил мәктәбе яклап чыккан проект аеруча актуаль санала. Аның ярдәмендә системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүче гаиләләр саны артыр, ә ямьсез күренешләрнеке — киресенчә, кимер, дип өметләнергә була. 

«Тату сыйныф серләре» бәйгесенә килгәндә, мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучылары һәм ата-аналар комитеты командасы муниципаль этап җиңүчесе булып танылган. Әлеге командага район данын бәйгенең зона этабында якларга туры киләчәк. 
Тулырак язманы район газетасының 2 февраль саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев