САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәүзия апа 90 яшен елмаеп каршылый

.

Бүген – 15 декабрь көнне Шәрләрәмә авылының хөрмәтле кешеләреннән берсе – тыл ветераны Салихҗанова Фәүзия Хисмәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Фәүзия апа гомер буе колхозда тырыш хезмәт куя, авыр сугыш һәм аннан соңгы елларны кичерә. Дөньялар рәтләнгәч тә, туган авылыннан китми, шушында гаилә кора, бик иртә тол калып, биш баланы ялгызы үстерә. 

 Фәүзия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәре Сәрия Хәлиуллина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 Фәүзия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

 Зөлфия Шәрипова язмасы, видеосы һәм фотолары, Гүзәл Гәрәева видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев