Февраль аена сынамышлар
.
Февраль карга бай, апрель суга бай.
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
Кар күп ятса, үлән калын булачак.
Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев