Фәрит һәм Зәкия Зәкиевләр алтын туйларын билгеләп үттеләр
Сарманда гомер кичерүче хөрмәтле парлар — Фәрит Гали улы белән Зәкия Дәүләтгәрәй кызы Зәкиевләрнең бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган.
Алтын юбилярларны бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Ул, гаиләгә бәрәкәт, сәламәт гомер, тигезлек теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. Әлеге гаилә өчен бүгенге көн өчләтә истәлекле. Өлкәннәр көне, Укытучы көне уңаеннан да матур теләкләр кабул иттеләр алар. «Мәрхәмәтле Татарстан» республика волонтерлары исеменнән дә Индира Рәис кызы тәбрик сүзләре ирештерде. Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсән Мортазина, кызлары Эльвира да күңел тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы белән гомер итүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев