Фәнис трейл кросста катнашты
Спорт

Фәнис трейл кросста катнашты

Райондашыбыз – марафончы Фәнис Фәретдинов чираттагы уңышы хакында хәбәр итте.

Ул агымдагы елның 6 октябре көнне Тукай районы Кече Шилнә авылында узган трейл кросста катнашкан. Таулар арасыннан 12 километр ераклыктагы араны йөгереп, финишка өченче булып килгән. 
- Ярышлар икенче тапкыр үткәрелде. Аларда 130лап йөгерешче катнашты, - диде Фәнис Илгизәр улы. 
Без йөгерешчене тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.


Нет комментариев