«Россия экспорт үзәге» АҖ бизнесның тышкы базарларга чыкканда кулланыла торган ярдәм алымнарыннан хәбәрдарлык дәрәҗәсен бәяләү максатыннан тикшеренү үткәрә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә. Анкеталауда Татарстан эшмәкәрләре дә катнаша ала., дип яза «Татар-информ» МА.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында оештырылган бу тикшеренү нәтиҗәләре экспортны үстерүнең гамәлдәге механизмнарын камилләштерү һәм яңаларын булдыру өчен файдаланылачак.
Сораштыруда катнашырга теләгәннәргә түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк. Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 телефоны аша да мәгълүмат алып була.
Нет комментариев