Елена Ивановна тракторда эшләргә хыялланган була
Җәмгыять

Елена Ивановна тракторда эшләргә хыялланган була

Район өлкәннәре арасында үткәрелгән бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Елена Константинова автомобиль йөртүче өлкән хатын-кызлар арасында икенче урынны алды.

Ул, Ләке мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Сарман һөнәр училищесына кичке курсларга йөреп, техника йөртү таныклыгы ала. Хезмәт юлын “Мир” колхозында тракторда эшләп башлый. Аны Т-25кә утырталар. Кечкенә чактан ук әтисенә ияреп, тракторда йөргән кызның, үскәч, үзенең дә трактор иярлисе килгән була. 

- Ике елдан артык эшләгәч, авылдан чыгып китәргә туры килде. Чаллыда электр җиһазлары төзү заводына эшкә урнаштым. Тулай торак булмау сәбәпле, безне әле монда, әле тегендә командировкаларга җибәрәләр иде. Ростов-на-Дону, Новочеркасск шәһәрләрендә эшләп кайттык. Анда заводта катушкалар урадык. Иптәш кызым Роза ямансулагач, кире Чаллыга кайтырга булдык. Мәскәүдән апам да кайткан иде. Ул КАМАЗ заводына эшкә керергә тәкъдим итте. Шунда 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Башта слесарь булып йөрдем, аннан бригадир итеп куйдылар, вакытлыча мастер вазифасын да башкарырга туры килде. Әлбәттә, хатын-кыз өчен җиңел хезмәт булмады, шулай да эшемне алыштырырга дигән уй башыма да килмәде. Бер ияләнгән эш, дип йөрдем, - диде Елена Ивановна. 

Тормыш иптәше Николай белән бүгенге көндә алар Ләкедә гомер итәләр. Ул Лениногорскиныкы булса да, егет белән кыз Ләкедә танышалар. Авылга кунакка кайткан егет бу якларны үз итә. Бергәләп бер кыз тәрбияләп үстерәләр, оныклар сөяләр. Гомере буе мәктәп ашханәсендә хезмәт куйган Александра апа кызына хәер-фатихасын калдырып китә. Җиләк, гөмбә җыярга яратучы Константиновлар актив гомер итәләр.


Нет комментариев