САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экологик чиста продукция сарманлылар сәламәтлеге өчен дә файдалы булачак

Ел саен 15 мартта, 1983 елдан башлап, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган мөһим проблемага игътибар җәлеп итү өчен берләшә. Россия беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучы хокуклары көнен 1992 елда, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителгәндә билгеләп үтте. Ул гражданнарның кулланучылар хокукларын законнар белән ныгытты, шулай ук сату итүче яки хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның хокуклары һәм бурычлары. Бәйрәмнең үзенчәлеге - ул ел саен билгеле бер девиз астында уздырыла. Традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (Consumers International - CI) бу көн тематикасын билгели. Мәсәлән, 2021 елда бәйрәм "Пластик материалларны пычрату белән көрәш" девизы астында узды, 2022 елда "Гадел цифрлы финанс хезмәтләре". 2023 елда CI Бөтендөнья кулланучылар көне девизы - глобаль тема сыйфатында "экологик чиста энергиягә күчү юлы белән кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү" булачак дип игълан итте.
Бу теманың максаты - товарларны сатып алганда экологик чишелешләрне кабул итүгә һәм алга җибәрүгә кулланучыларны җәлеп итү.

Шул уңайдан безгә бер газета укучыбыздан түбәндәге сорау керде:

«Чираттагы ял вакытында Сочига бару нияте белән, без туристлык агентына мөрәҗәгать иттек һәм туристлык продуктын сатып алуга аның белән килешү төзедек. Шуның нигезендә турагент әлеге продуктка керә торган хезмәтләр комплексын тәэмин итәргә тиеш иде. Шуннан соң без тиешле сумманы түләдек. Туроператор заявканың броньләнүен һәм күрсәтелгән тур өчен түләүне алуын раслады. Әмма туристик продуктка кергән хезмәтләр (Казан-Сочи-Казан маршруты буенча авиаочыш; "Иртәнге аш" программасы буенча туклану; кунакханәдә***яшәү) безгә күрсәтелмәде. Туроператор моның сәбәпләре турында безгә дә, турагентка да хәбәр итмәде. Шартнамәдә күрсәтелгән сәфәр, безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, барып чыкмады. Без туроператорга безнең тарафтан түләнгән акчаларны кире кайтарулары хакында гариза җибәрдек, әмма таләп вакытында канәгатьләндерелмәде. Туристлык хезмәтләрен гамәлгә ашыру шартнамәсен өзү, туристлык продукты, тотрыксызлык (неустойка), почта чыгымнары, турны яңадан сатып алу, мораль зыянны компенсацияләү, штраф түләтү кебек таләпләр белән судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык. Дөрес, суд утырышы башланганчы, туроператор безгә турның бәясен кайтарды. Шартнамәдә күрсәтелгән башка таләпләрне үтәтү хокукына без ияме?”.

Аңа җавап алу өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовага мөрәҗәгать иттек:

- «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы 132-ФЗ номерлы Федераль законның 6 һәм 9 маддәләре нигезендә, сәяхәткә әзерләнгәндә, турист аны башкарган вакытта туристлык продуктын гамәлгә ашыру турындагы шартнамә таләпләре Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә туроператор яисә турагент тарафыннан үтәлмәсә, сәяхәт итүче мораль зыянны каплауга һәм компенсация алуга хокуклы. Югарыда күрсәтелгән Законның 10 маддәсе нигезендә, шартнамә төзегәндәге шартларның үзгәрүенә бәйле рәвештә, ике як та туристлык продуктын сату турындагы килешүне үзгәртүне яисә өзүне таләп итәргә хокуклы. Бу очракта кулланучының тур өчен түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы таләпләрен канәгатьләндерү срогы туроператор тарафыннан бозылган, чөнки акчалар кулланучы судка мөрәҗәгать иткәннән соң гына кире кайтарылганнар. Мондый шартларда тотрыксызлык өчен (неустойка) түләтү турындагы таләпләр нигезле булып тора. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының 15 маддәсе нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы Россия Федерациясе законнарында һәм хокукый актларында каралганча, кулланучылар хокукын үтәүче тарафыннан китерелгән мораль зыян аның гаебе белән булган очракта, зыян салучы тарафыннан ул компенсацияләнергә тиеш. Моннан тыш, РФ Гражданлык Кодексының 15 маддәсе кагыйдәләре буенча, зыян күрүче алдан түләнгән тур белән яңадан сатып алынган тур бәясе аермасын да туроператордан түләтергә хокуклы. Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законының 13 маддәсенең 6 подпункты нигезендә, суд тарафыннан кулланучы таләпләре канәгатьләндерелгән очракта, суд җитештерүчедән (башкаручыдан, вәкаләтле оешмадан), кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндермәве өчен, кулланучы файдасына суд тарафыннан билгеләнгән сумманың 50 проценты күләмендә штраф түләтә. Гражданлык-хокукый Кодексның 98 маддәсе нигезендә, шулай ук кулланучы файдасына почта чыгымнарын да түләтергә мөмкин. Югарыда язылганнардан күренгәнчә, кулланучы тарафыннан белдерелгән таләпләр законлы.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев