ТР Фәннәр академиясе тикшеренүчеләре мәгълүматлары буенча, 50 ел эчендә Татарстан картасыннан 3133 су объекты юкка чыккан. Аларның юкка чыгу сәбәпләрен ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева атады, дип яза «Татар-информ» МА.
– Су объектларын саклау проблемасы бөтен илебез өчен актуаль. Бүген су – нефть һәм газ запаслары белән беррәттән стратегик ресурс. Шуңа күрә су объектларын саклау мәсьәләсе бик кискен тора. Күлләрнең югалу сәбәпләре төрле – бу, әлбәттә, антропоген фактор, табигый сәбәпләр, – дип сөйләде ул.
– Табигый байлыкларыбызны киләчәк буын өчен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә фәнни җәмәгатьчелекне җәлеп итү мөһим, – дип ассызыклады министр урынбасары.
Нет комментариев