Чүп контейнерларына нәрсәләрне ташларга ярамый?
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына кергән хәбәрләрдән күренгәнчә, кемдер Сарман авылындагы күп катлы йортларның берсе янына куелган чүп контейнеры янына машина тәгәрмәчләре өеп киткән. Ләкин «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 санлы Федераль закон нигезендә каты коммуналь калдыклар өчен куелган чүп бакларына үзеңнән арткан барлык әйберне дә ташларга ярамый. Нәрсәне ярый, нәрсәне ярамый соң? «СанТэкСервис» җәмгыятенең Сарман участогы начальнигы Илмир Габдрахманов белән шул турыда сөйләштек.
- Йортлар янына куелган чүп контейнерларына каты коммуналь калдыкларны гына ташлау рөхсәт ителә. Аларга торак корылмаларда, ягъни кешеләрнең өйләрендә барлыкка килә торган көнкүреш әйберләре генә керә. Болар калган азык-төлек, кәгазь, картон, полимер, пыяла, калай савытлар, кием-салым, текстиль эшләнмәләре һәм интерьер предметлары. Кыскасы, чүп савытларына салырга рөхсәт ителә торган әйберләр гадәти йорт чүп-чары, кирәк булмаган көнкүреш вак-төякләре.
- Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык бара. Күпләр ишегалларын һәм бакчаларын чистарта башладылар.
- Үсемлек калдыклары дигәндә, агач ботаклары, яфраклары, үлән һәм аларны тәрбияләүдән калган чүп-чар күздә тотыла. Алар торак корылмадан читтә барлыкка киләләр һәм каты коммуналь калдыкларга кермиләр. Аларны чыгару да региональ оператор вазифасы булып саналмый. Киселгән, ауган, черегән үсемлекләрне җир участоклары, бакча хуҗалары үзләре утильләштерергә тиешләр. Без исә аларны бакчаның билгеле бер участогында күмеп, тирескә әйләндерергә тәкъдим итәбез. Яндыру чорында, тиешле саклык чараларын күреп, яндырырга да була. Шулай ук полигонга илтеп ташларга да мөмкин. Ләкин һич кенә дә контейнерга яки контейнер мәйданчыкларына ташларга ярамый. Чөнки алар белән чүп савытлары һәм мәйданчыклары тиз тула һәм бу чүп машинасының йөрүен авырлаштыра, шулай ук контейнерлар янында санкцияләнмәгән чүп өемнәре дә барлыкка килергә мөмкин. Җәлилдә шундый куркыныч очрак та булды. Кемдер яндырганнан соң калган үсемлек калдыкларын чүп савытына сүнеп бетмәгән, очкынланып торган көле белән бергә салган. Нәтиҗәдә янгын чыккан. Ә тирә-якта парковкага куелган машиналар. Ярый, вакытында күреп, сүндереп өлгерделәр. Ә янгын зурга киткән булса? Кайбер чыганаклардан ишетелгәнчә, чүп савытларына хәтта тирес түгүчеләр дә булгалый. Монысы инде бернинди кысаларга да сыймый. Бу санитария таләпләренә каршы килә, чөнки тирә-як чебенләп, кортлап бетәргә дә мөмкин. Моның белән без яши торган тирәлегебезгә, табигатькә, шуның белән бергә үзебезгә зур зыян салабыз. Дөрес, апрель аеннан башлап, чүп савытларын айга берничә тапкыр хлор белән эшкәртәбез. Ләкин бу – ситуациядән чыгу юлы түгел. Кешеләр «нәрсә ярый, нәрсә ярамый»ны аңласыннар, кагыйдәләрне үтәсеннәр иде.
- Ә менә төзелеш, ремонт калдыклары белән нишләргә?
- Капиталь ремонт ясаганнан соң барлыкка килгән төзелеш чүп-чарын да контейнерларга ташлау катгый тыела. Боларга кирпеч, корылма һәм бүлмәара стеналар, түбә, койма ватыклары, бетон һәм тимер-бетон калдыклары керә. Чүп контейнерлары пластик материалдан эшләнгәннәр, кирпеч, тимер-бетон кебек әйберләр аларны бозалар, ваталар. Мондый чүп-чар чүп машинасы өчен дә уңай түгел, алар аны да бозарга ихтимал. Линолеумны исә чүп машинасына алабыз.
- Иске, ватык җиһазлар, әйтик, диваннар, караватларны кая куярга?
- Аларны кискәләп, чүп савыты янына чыгарырга мөмкин. Шулай ук кирәк булмаган унитазлар һәм башкасын да. Икенче вариант та бар мөмкинлеге булса, полигонга кеше үзе дә илтеп ташлый ала. Шунысын да әйтеп үтәм: 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә яңа кагыйдәләр гамәлгә керделәр. Алар нигезендә чүп контейнерына аннан зуррак булган бер генә әйберне дә ташларга ярамый.
- Безнең бит әле яраксызга чыккан батарейка, ватык градусник кебек товарлар да булып тора.
- Болар куркыныч калдыкларга керәләр. Шуңа күрә файдаланылган батарейкаларны елга ике тапкыр мәктәпләрдә җыюны оештырабыз. Бу эштә безгә укучылар зур ярдәм күрсәтәләр. Без батарейкаларны мәктәпләрдән барып алабыз һәм Чаллы шәһәренә илтеп тапшырабыз. Машина тәгәрмәчләре дә бик зарарлы, аларны һич кенә дә полигонга кертергә ярамый, яндыру да куркыныч, чөнки алардан табигатькә бик күп зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Тәгәрмәчләрне «Татнефть» компаниясенең бензин салу нокталарында оештырылган пунктларга тапшырырга була. Ә градусникларны Яр Чаллы шәһәрендә Королев урамында булдырылган махсус пунктта кабул итәләр.
- Сез кагыйдә бозучыларны контрольли аласызмы? Аларны бит чүп савыты янында саклап торып булмый.
- Хәзер эре шәһәрләрдә чүп җыю мәйданчыкларына камералар куя башладылар. Озакламый бу тәртип Сарманга да килеп җитәр дип ышанабыз. Ә хәзергә рейдлар үткәрәбез. Икеайлыкта без аларны күбрәк тә уздырабыз. Шуны да истә тотарга кирәк: кагыйдә бозуларны тикшерү еш кына берәр кешенең мөрәҗәгатеннән башлана. Гаеплене җавапка тартыр өчен, кагыйдә бозу фактын фотога, видеога төшерү, кайда булганлыгының төгәл адресын, төшерү датасын һәм вакытын хәбәр итү дә җитә. Бәхеткә каршы, арабызда әйләнә-тирә мохиткә, чисталыкка, табигатькә битараф булмаган кешеләр аз түгел. Андыйлардан да күп кенә шалтыратулар булды. Өченчедән, кибетләргә хәзер камералар куела, күп катлы яки шәхси йортларда яшәүчеләрдә дә бар алар. Ярамаган чүпләрне түгүчеләр әлеге камераларга да эләгергә мөмкиннәр. Шушы юллар белән узган ел бик күп кагыйдә бозучыларны ачыкладык, аларга актлар төзедек. Без халык өчен, аның яшәеше матур, әйләнә-тирәбез чиста һәм барлык кешеләр дә сәламәт булсын өчен эшлибез, шуңа күрә кешеләр дә хезмәтебезгә хөрмәт белән карасыннар иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: икеайлык кысаларында күп катлы йортлар янына тракторлар куела. Чүп савытларына салырга ярамаган чүпләрегезне шунда да ташлый аласыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Санкцияләнмәгән урыннарга үсемлек калдыкларын ташлаган өчен гражданнарга – 2000, вазифаи затларга – 15 мең, юридик затлар өчен 200 мең сумнан башлап штраф салына.
Төзелеш чүп-чарын ташлаган өчен – 2000-3000, ел дәвамында мондый очрак кабатлана икән – 3000-5000, әгәр бу калдыклар табигатькә яки кешеләр сәламәтлегенә зыян китерәләр икән, 5000-7000 сум күләмендә штраф салу каралган. Ә юридик затлар өчен кагыйдәне беренче тапкыр бозган өчен – 100 000-250 000, икенче кабат кагыйдә бозган өчен 250 000-400 000 сум штраф салынырга мөмкин.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев