САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чулпан Нәҗметдинова Түбән Камада Сарман данын яклады

Кичә, 6 февраль көнне, Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы булып үтте.

Әлеге мәртәбәле һөнәри бәйгедә Зәй, Түбән Кама, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарының муниципаль этапларында җиңү яулаган иң оста педагоглар көч сынашты. Безнең район данын Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Чулпан югары дәрәҗәдә яклады. Ул үзенең ачык дәресен һәм осталык классын зур осталык белән үткәреп, жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте һәм уңышлы чыгыш ясады. Конкурсның нәтиҗәләре исә март аенда гына билгеле булачак. Чулпан Мөнир кызына киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев